УЯН, ТАТАР!
Алып баручылар:
Зөлфәт Зиннуров, Ленар Гыйләҗев, Ансу
Сишәмбедән җомгага кадәр һәр иртә тыңлаучыларны «Tatar RADIOSI» ди-джейлары (7:00 агентлары) күтәренке, күңелле, яхшы кәеф белән уята.
Күңелле, интерактив уеннар, шаяртулар. Бөтен дөньядан кызыклы яңалыклар, файдалы киңәшләр һәм тыңлаучылар белән җанлы аралашу.

Безнең караш
Алып баручылар: Альбина Салаватуллина
Һәр пәнҗешәмбе төрле белгечләр белән актуаль темаларга әңгәмә. Радиотыңлаучылардан килгән сорауларга кунаклар туры эфирда җавап бирә.

Өйгә бер көйгә
Алып баручылар: Назлыгөл Сөнгатова, Илнар Хөсәенов.
Авыр хезмәт көненнән соң күңелле уеннар һәм рубрикаларда катнашып, дөнья вакыйгалары һәм Татарстанның соңгы яңалыклары турында фикер алышып, күңел ачып өйгә кайтабыз.

ХАТ-LINE
Контактлар:
түләүле котлаулар өчен телефон:
+7(987)226-10-05
сәламнәр өчен WhatsApp номеры:
+7(917)230-08-00
Cәламнәр һәм котлаулар өчен кайнар 60 минут! Һәр көнне 13:00, 19:00, 21:00 сәгатьләрдә “Татар радиосы”нда “ХАТ-line” тапшыруы!

Tatar Night Club
Алып баручылар: Илнар Хөсәенов, Dj Ali.
Яшьләр өчен текә тапшыру!
Диджейлар Илнар Хөсәенов белән DJ Ali сезнең моңсу кичләрне кабатланмас ремикслар һәм үзенчәлекле музыкаль алымнар белән бизәячәк.

Хит-парад «Музыкаль Каймак»
Алып баручылар: Илүзә Касыймова, Зилә Сабитова.
“Музыкаль каймак” хит-парады – популяр җырлардан торган иң халыкчан хит-парад.
Атна саен беренчелек өчен кызу көрәш бара!
Ә нәтиҗәләр “ТАТАР РАДИОСЫ” эфирында җомга көнне 18:00 сәгатьтә ясала.

Радио сәхнә
Алып баручы: Назлыгөл Сөнгатова
Бары тик чәршәмбе көнне бер генә сәгатькә Татар радиосы студиясе чын концерт залына әйләнә. Өр-яңа “Радио сәхнә” дип аталган тапшыруга татар эстрадасының иң танылган артистлары кунакка килә. Җырчылар хитларын тере тавышка башкара, яңа җырларына презентация ясый, сольный концертларына билетлар уйната һәм иҗатын яратучылар белән аралаша.
Алып баручыбыз Назлыгөл Сөнгатова җырчыларга меңнәрне кызыксындырган четерекле сораулар бирә һәм биремнәр белән сыный.
Тапшыру live-концерт форматында бара һәм ТМТВ каналында да трансляцияләнә.

Яңа җыр
Көн саен меңләгән тыңлаучыларыбыз яңа җыр сәхифәсе белән уяна.
Эшкә барганда эшләү теләген уятучы, ямансулаганда юатучы, ялда ял иттерүче – Яңа җыр.
Ул кешенең кәефе сыман гел алышынып та тора: салмак, дәртле, мавыктыргыч … Һәр тыңлаучының ритмын аңлый белә.
Без бу шатлык белән уртаклашырга һәм шушы бәхетне өләшергә әзер!
