Хит-парад «Музыкаль Каймак»
Алып баручылар: Назлыгөл Сөнгатова.
“Музыкаль каймак” хит-парады – популяр җырлардан торган иң халыкчан хит-парад.
Атна саен беренчелек өчен кызу көрәш бара!
Ә нәтиҗәләр “ТАТАР РАДИОСЫ” эфирында җомга көнне 20:00 сәгатьтә ясала.

УЯН, ТАТАР!
Алып Баручылар:
Барон, Луиза, Илнар Хөсәенов
Сишәмбедән җомгага кадәр һәр иртә тыңлаучыларны «Tatar RADiOSI» ди-джейлары (7:00 агентлары) күтәренке, күңелле, яхшы кәеф белән уята.
Күңелле, интерактив уеннар, шаяртулар. Бөтен дөньядан кызыклы яңалыклар, файдалы киңәшләр һәм тыңлаучылар белән җанлы аралашу.

Безнең караш
Алып баручылар: Альбина Салаватуллина.
Һәр пәнҗешәмбе төрле белгечләр белән актуаль темаларга әңгәмә. Радиотыңлаучылардан килгән сорауларга кунаклар туры эфирда җавап бирә.

ХАТ-LINE
Контактлар:
түләүле котлаулар өчен телефон: +7(987)226-10-05
сәламнәр өчен WhatsApp номеры: +7(917)230-08-00
Cәламнәр һәм котлаулар өчен кайнар 60 минут! Һәр көнне 12:00, 19:00, 21:00 сәгатьләрдә “Татар радиосы”нда “ХАТ-line” тапшыруы!

Tatar Night Club
Алып баручылар: Газинур Файзуллин, Dj Ali.
Яшьләр өчен текә тапшыру!
Диджейлар Газинур Файзуллин белән DJ Ali сезнең моңсу кичләрне кабатланмас ремикслар һәм үзенчәлекле музыкаль алымнар белән бизәячәк.

Радио сәхнә
Бары тик чәршәмбе көнне бер генә сәгатькә Татар радиосы студиясе чын концерт залына әйләнә. Өр-яңа “Радио сәхнә” дип аталган тапшыруга татар эстрадасының иң танылган артистлары кунакка килә. Җырчылар хитларын тере тавышка башкара, яңа җырларына презентация ясый, сольный концертларына билетлар уйната һәм иҗатын яратучылар белән аралаша.
Тапшыру live-концерт форматында бара һәм ТМТВ каналында да трансляцияләнә.

Яңа җыр
Көн саен меңләгән тыңлаучыларыбыз яңа җыр сәхифәсе белән уяна.
Эшкә барганда эшләү теләген уятучы, ямансулаганда юатучы, ялда ял иттерүче – Яңа җыр.
Ул кешенең кәефе сыман гел алышынып та тора: салмак, дәртле, мавыктыргыч … Һәр тыңлаучының ритмын аңлый белә.
Без бу шатлык белән уртаклашырга һәм шушы бәхетне өләшергә әзер!









