100.5 FM Казань
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Назад
17.02.2020

Сөмбел Билалова концертында ут беткән

Үзе белән булган кызыклы вакыйганы Сөмбел инстаграм челтәрендә язып чыкты:«Кичә шундый хәл булды бит әле… Әтнәнең ике авылында концерт куйдык. Тик менә көндезгесе бик үзенчәлекле булды. Концерт башланды һәм 10 минуттан ут сүнде! Бөтен авылда, хәтта берничә күрше авылда да ут бетте! Андый хәлләр була иде, тик утны гадәттә берничә минуттан бирәләр иде. Ә кичә юк. Нишләргә? Җырларга!» — дип язган Сөмбел Билалова.
«Әле ярый баянчы Айзат булды! Казан филармониясе артистлары белән сәгать ярым тере тавышка, баянга микрофонсыз җырлап концерт куйдык. Беләсезме, тамашачыларга бу бик тә ошады, безнең үзебезгә дә. Карагыз әле, үзләре дә ничек матур итеп, бер хор булып җырладылар минем белән! Мондый концерт күргән юк иде дип, рәхмәтләр әйтеп киттеләр. Мин хәтта уйлап та куйдым әле, әллә юри шулай эшләгәннәр инде. Концерт беткәч, утны бирделәр. Менә шулай», — дип хис-кичерешләре белән уртаклашкан җырчы.Сөмбелнең тере тавышка җырлавын инстаграмчыларыуслары хуплап алган.
17.02.2020
Читайте также: