100.5 FM Казань
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Назад
20 еллыкның иң популяр җырының исеме билгеле!
19.10.2021

20 еллыкның иң популяр җырының исеме билгеле!

Ниһаять! Өч ай көн саен "Татар Радиосы"ның Инстаграм һәм ВКонтакте төркемендә барган "20 еллыкның иң популяр җыры" исеменә лаек булучы җырлар арасында тавыш бирү тәмам!
Абсолют җиңүче - "КАРТАЙМА ӘЛЕ, ӘНКӘЙ" җыры! Башкаручы - Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров.
Көй һәм сүзләр авторы - җырчы, композитор Ринат Рахматуллин.

«Картайма әле, әнкәй» күпләрне битараф калдырмады. Сезнең олы мәхәббәтегез ярдәмендә ул финалга узды һәм ҖИҢДЕ! 54 халык яратып тыңлаган җырлар арасында көн саен кызу тавыш бирү барды, радио тыңлаучылар үзләренә ошаган җыр өчен җан атты һәм, ниһаять, без бер нәтиҗәгә килдек.

Махсус бүләкне тапшыру тантанасы 26 май көнне ТатНефть Аренада узачак грандиоз "ТАТАР РАДИОСЫ -20 ЕЛ" концертында узачак.
19.10.2021
Читайте также: