Назад
20.01.2020
Зарина Асылкаеваның яңа клибы чыккан
Күптән түгел Зәринә Асылкаева тамашачыларга ТМТВ продакшн коллективы ярдәмендә төшерелгән яңа клибын тәкъдим итте.
“Ишеттем” дип аталучы әлеге композицияга клип бик җиңел һәм тиз төшерелә. Зәринә съемкаларны елмаеп искә ала: “Клип төшергән студиядә кара мәче яши торган булып чыкты. Башта ул бездән качып, яныбызга килми дә йөрде. Ә инде ахырдан кулга ияләшеп, сырпалана башлады. Хәтта минем клибымда да катнашты. Ул иң шәп актер-песи!”, дип сөйләде Зәринә.
Клипның тулы вариантын безнең каналда карый аласыз.
Клипның тулы вариантын безнең каналда карый аласыз.
20.01.2020
Читайте также: