100.5 FM Казань
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Назад
ҖАН ИЯСЕЗ УТРАУГА ОЗАТЫР ИДЕМ...
22.09.2021

ҖАН ИЯСЕЗ УТРАУГА ОЗАТЫР ИДЕМ...

Кемгәдер сәгать телләренең тавышы ошамый, ә кемнеңдер үтүкләнмәгән киемнән эче поша. Кыскасы, һәр кешенең үз тараканнары, көндәлек тормышта ошамый торган күренешләре бар. Җырчыларга да андый хисләр хас. Нинди күренеш сезнең ачуыгызны китерә? Бу сорауны  Илшат Сафин һәм Илсур Шәрибҗановка бирдек.
Илсур Шәрибҗанов: "Минем өчен сәгать телләре тавышы - "чепуха"! Бу дөньяда үзен генә кайгыртып яшәгән, башка кешеләргә дискомфорт ясаучы кешеләрне җенем сөйми. Мәсәлән, ике машина куя торган  парковка урынына үзенекен генә куеп киткән кешеләр. Ул аны карап та тормый, үзенә ничек уңайлы, шулай итеп куя. Мин андый кешеләрне бер җан иясез утрауга озатыр идем"

Илшат Сафин:  "Артык ачуландыра торган күренешләр юк диярлек. Ләкин миңа өс этаждагы күршеләр белән уңыш елмаймады. Ник дигәндә, алар нәкь сәгать төнге ике дә будильник куярга ярата, аннары тавышланып йөри һәм традиция буенча акыртып телевизор карый. Андый очракта, күршегә кереп, үзем аны уятып, телефонын сүндереп куясым килә"

Илшат ачу хисләрен әлегә башын мендәр астына куеп торып киметә. Сабырлыгы кайчан бетәр?

22.09.2021
Читайте также: