100.5 FM Казань
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Назад
Рүзилә Хәертдиновадан ПП-печенье рецепты!
09.04.2021

Рүзилә Хәертдиновадан ПП-печенье рецепты!

Рүзилә үзенең сәламәтлеге һәм гәүдәсенең сылулыгы турында  кайгырта торган кеше. Шуңа күрә йолдыз еш кына күп калорияләрсез, файдалы ингредиентлардан төрле тәм-томнар, кайнар ризыклар пешерергә бик ярата. Бер рецептны җырчы безгә дә сөйләде!
“Башта 1 пачка эремчеккә бер банан изеп саласың. Аннары шуңа 1 йомырка ватып, яхшылап болгатасың. Әлбәттә, әлеге катнашмага солы күпертмәсен дә салып җибәрергә мөһим. Килеп чыккан массаны сөйкемле генә биек мичкәләр формасына китерәбез. Хәзер бу түгәрәкләрне духовкага 180 градуска тыгып җибәрәбез. Әлеге печеньеләрнең исе һәм тәме – әйтеп бетерлек түгел!”

Бик шәп һәм татлы яңгырый. Ә иң мөһиме – файдалы. Рүзилә юк бар рецепт киңәш итмәс!
09.04.2021
Читайте также: