100.5 FM Казань
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Назад
 Һәрвакыт багананы уң яктан үтеп китәм
06.10.2021

Һәрвакыт багананы уң яктан үтеп китәм

“Көз озын килсә, яз соң килер”, “Урманда чикләвек күп булса, кыш кырыс булачак” һәм тагы би күп сынамышлар бүгенге көнгә хәтле сакланган. Кемдер сынамышларга ышана, кайберәүләр аларны әкияткә тиңли. Ә җырчыларның аларга карата мөнәсәбәте нинди икән? Бу сорауга Ризат Рамазанов белән Илсур Шәрибҗанов җавап бирергә ашыкты.
Ризат Рамазанов үзен бик хорафатлы кеше дип саный. Ул һәрвакыт багананы уң яктан үтеп китә, аягына бассалар, кире басарга тырыша.  “Башым берәр кая бәрелсә, “папа мама не умри” дип тә куям әле мин” дип шаяртты ул. “Көзге сынамышларга ышаныргамы юкмы – анысын белмим. Ләкин ничә гасырлар буенча сыналган күренешләр ялган түгелдер дип саныйм” дип белдерде җырчы. Ләкин бер сынамышны Ризат 100% практикада белә. Ул дуслары белән төнгә кадәр ял итеп, өйгә вакытында кайтмаса, иртәнге ашын үзе пешерәчәк.

Илсур Шәрибҗанов сынамышларга караганда, ел фасылларына туры килгән мәкальләргә ышана һәм таяна. Мәсәлән, язның бер көне ел туйдырыр, алма агачыннан ерак төшми, ни чәчсәң, шуны урырсың. “Элек сынамышларга игътибар итә идек. Исегездә булса, хәтта газета битләрендә аерым “Көн сынамышы” дигән рубрика була иде. Хәзер синоптиклар да төгәл һава торышын әйтә алмый. Шуңа сынамышларга карата мөнәсәбәтем икеле-микеле генә” диде җырчы.
06.10.2021
Читайте также: