100.5 FM Казань
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Назад
Илсөя Бәдретдинова улына ничек исем сайлаган?
25.08.2021

Илсөя Бәдретдинова улына ничек исем сайлаган?

Бүген популяр җырчы Илсөя Бәдретдинованың беренче тапкыр әни булган көне. Ул хатирәләре белән уртаклашты.
-    Беренче тапкыр әни булган көнегез турында сөйләгез әле.
- 2003 нче елның 25 августында, сәгать 16:10 да Лениногорский балалар тудыру йортында улым туды. Корсак зур булганга әни аптырый иде. «Кызым, ике игезәктер бу», - дип әйткәннәре әле дә истә. Беренче узи ясаганда кыз булачак дигәннәр иде. Ә соңгысында малай булуын әйттеләр.
Минем улым Нариман зур булып дөньяга килде. Ул вакытта бала тудыру йортында тәрәзәләр ачык, черкиләр күп иде. Нариманны алып барып яткырдылар. Илмира исемле яшь кенә акушерка тәрәзә янына барып басты да үзе черкиләрне куа, үзе Нариманга карый.
«Ой, очень похожий на вашего сына мужчина стоит на улице», ди бу кыз.
«В чём он», дип сорадым.
«Голубые джинсы и желтая футболка»
«Это и есть отец. Спросите у него, не Илфак ли он».
Ул кыз «Илфак?» дип сорау бирде, ә Илфак аңа «әйе!» дип җавап кайтарды.
«У вас только что сын родился», дип иремә куанычлы хәбәрне җиткерде.

- Улыгызга исемне ничек сайладыгыз?
- Илфакның «Татарстан яшьләре» гәҗитендә эшләгән вакыты. Мин дә анда сирәк-сирәк язгалый идем.
Без гел Казанга килгән саен журналист Риман абый Гыйлемханов:
«О-о, мишәр туганнар килгәннәр монда. Сәлам, мишәр кызы”, дип бик ачык йөз белән каршы ала иде.
Шуңа күрә дә Риман абый безгә шундый ачык йөзле, якты кеше булып истә калды.
Аның хөрмәтенә улыма да шундый исем куштым. Үземнән «На» сүзен өстәдем дә, «Нариман» исеме килеп чыкты.
Сүзлек буенча караганда, «Нариман» исеме әйдәп баручы дигәнне аңлата.

Нариманны 18 яше тулган көне белән котлыйбыз! Киләчәк тормыш юлыңда уңышлар теләп калабыз!
25.08.2021
Читайте также: