100.5 FM Казань
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Назад
Фирдүс Тямаев концертка җыр сайлый алмыйча интегә
20.05.2021

Фирдүс Тямаев концертка җыр сайлый алмыйча интегә

"Татар Радиосы"нда махсус кунак  -популяр артист Фирдүс Тямаев. Җырчының җәйгә нинди планнары бар? Татар Радиосы аның өчен нәрсә ул? Алда "Барс Медиа" ширкате белән хезмәттәшлек көтелә? Җавапларны мини-интервьюдан белегез!
- Эсседән ничек сакланасың? Гомумән, ошыймы сиңа мондый һава торышы?
- Аллаһ Тәгаләнең һәрбер биргән көне матур дип саныйм. Ләкин артык кызу булса, душка керәм, бассейнда коенып алам. Урамда күбрәк күләгәдә торырга тырышам. Гел юлда, машина эчендә булгач, кызулык бик сизелми, чөнки хәзер бит салонда махсус суыткычлар бар.

- Фирдүс, җәйгә нинди планнар?
- Коронавирус вакытында, концертлар тәртибе бераз үзгәрешләр кичергән иде. Хәзер акрын гына үз урынына кайтарабыз. Әлегә сәхнәгә чыгуымның 10-еллык юбилее хөрмәтенә 2022 елда узачак зур концертка әзерлек бара. Группаны яңартам, идеялар бик күп. Тик бер проблемам бар – концертка җыр сайлый алмыйча интегәм. “Сандугач”ны калдырасы килми, “Гомер үтә” дә йөрәккә якын. 200 дән артык җырны ничек сайлап бетерәсе....

- “Татар Радиосы”на быел 20 ел! Радио турында нәрсә әйтә аласың?
- “Татар радиосының” үзенә генә хас энергетикасы, тамашачыны кызыктыра торган нәрсәсе бар. Ул яшьләрчә, яңа. 20 ел үткәнгә карамастан, ул минем өчен әле дә яшь радио кебек.

- “Барс Медиа” ширкате һәм ТМТВ каналы “Яңа Йолдыз” проектының 2 сезонына старт бирде. Без яңа йолдызларга татар эстрадасына ишекләр ачабыз. Шуңа бәйле сорау: тамашачы мәхәббәтен ничек яулап алырга?
- Беренчедән, үзең булып калу. Икенчедән, тамашачы белән эшләргә кирәк. Әлбәттә, артистта Аллаһ Тәгалә биргән сәләт, энергия дә булырга тиеш. Гомумән, бер җырчыны да ямьсез җырлый дип әйтеп булмый, чөнки һәр кешенең үз җырчысы. Минем турыда да акыра, җырлый белми дигәннәр иде. Ләкин тамашачым мине тапты, җырларымны ошатты һәм әле дә ярата.

- Фирдүс, “Барс Медиа” ширкате белән алдагы сезонда хезмәттәшлек итәргә уйлыйсың. Бу хезмәттәшлектән нәрсә көтәсең?
- Безнең уйлар гел изгедә. Бүген сөйләштек, башта бик күп фикерләр. Кабул иткән мәгълүматне үлчәүгә саласы килә. “Барс Медиа” эшеннән кала, үзебезнең дә концертларыбыз бихисап. Алар бер-берсенә тәэсир итәргә тиеш түгел. Уйларбыз, без бит иҗат кешеләре!
20.05.2021
Читайте также: