100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
15 Апрель 2020

Эльмира Кәлимуллина мошенниклар корбаны булган

Мошенниклар Татарстанның атказанган Эльмира Кәлимуллинаның картасындагы акчаларын урлаганнар. Аферистлар аны бер тиенсез калдырган. «Голос» проекты финалисты бу хакта Instagramдагы сәхифәсендә язган.

Эльмира Кәлимуллина бер такси хезмәтеннән килгән смсларны күрә.  Җырчы берничә тапкыр аларның хезмәте белән кулланган дигән хәбәр килгән була. Шулай итеп мошенниклар аның картасындагы бар акчаны алган.

«Мин шәхси эшмәкәр буларак теркәлгән, дәүләтемә үз салымнарымны гел түлим, барысы да максималь ачык, закон бозмыйча, намус белән яшим. Ә хәзер… мине барысыннан да мәхрүм иттеләр», — дип рәнҗеп яза ул.

Җырчы сүзләренә караганда, үзизоляция аркасында ул эшсез һәм акчасыз калган. Банкта аңа берни белән дә ярдәм итә алмыйбыз, дип җавап биргәннәр. Җырчыга полициягә барырга һәм гариза язарга киңәш иткәннәр.
15 Апрель 2020
Шулай ук укыгыз