100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
1 Май 2020

«БАРС МЕДИА ГРУП» «ЯҢА ЙОЛДЫЗ» ТЕЛЕВИЗИОН-ВОКАЛЬ ПРОЕКТЫНДА КАТНАШЫРГА ЧАКЫРА

Яңа телевизион сезон башланыр алдыннан «Барс Медиа Груп» Татарстан
Республикасы Президенты ярдәме белән татар телендә җырлаучы яшь
башкаручылар өчен махсус музыкаль телевизион проект башлый. Әлеге
проект татар эстрадасы тарихында моңарчы күрелмәгән зур милли шоу –
тамаша.
Безнең ил махсус вокаль белеме булмаган, әмма шулай да музыкаль әсәрләрне
башкару осталыгы белән профессиональ җырчылардан бер дә калышмаган,
табигый талантларга бай. Проектның максаты – сәләтле башкаручыларны
табу, аларның иҗат потенциалын ачу һәм үстерү, татар сәхнәсендә «Яңа
йолдыз» кабызу. Проектның бурычы – тамашачыга яңа гына эшли башлаган
артистларның чын тормышын күрсәтү; яшь артистлар белән бергә һөнәри
уңышка һәм халык мәхәббәтенә илткән сикәлтәле иҗат юлын узу.
Музыкаль проект өч этаптан торачак. Беренче этап (читтән торып) май аенда
старт алачак. Проектта катнашу өчен заявкалар Россия Федерациясенең
барлык төбәкләреннән, 18 яшьтән 35 яшькә кадәр һәм бәйгедә катнашырга
теләге булган һәркемнән кабул ителә. Җибәрелгән видео һәм үзе турында аз
күләмле эссе нигезендә 50 перспектив башкаручы сайлап алыначак. Сайлап
алынган башкаручыларны сынау Казанда, июнь ахырында узачак. Беренче тур
нәтиҗәсе итеп жюри әгъзалары 15 иң яхшы башкаручыны сайлап алачак.
Икенче этап чын-чынлап телевизион булачак. 2020 елның 1 сентябреннән 15
ноябренә кадәр җомга көннәрендә ТМТВ каналы алып баручылары атна саен
тамашачыларга һәм жюри әгъзаларына финалга үткән 15 катнашучыны
күрсәтәчәк.

Тамашачы катнашучыларның гаиләләренә һәм йортларына кереп
конкурсантларның үзләре һәм аларның гадәти тормышы белән танышачак.
Катнашучыларның вокал дәресләрен, сәхнә хәрәкәте һәм актерлык осталыгы
мастер-классларын күрәчәк. Яраткан геройларының проект финалына нинди
җыр сайлавын һәм аны ничек яздыруын күзәтәчәк.
Реалити-шоу 13 декабрьда үтәчәк грандиоз гала-концерт белән тәмамланачак.
Биредә, алдагы этапларда сайлап алынган, 15 башкаручы да катнашачак.
Аларның чыгышлары һәм жюри бәяләве буенча рейтинг төзеләчәк. Иң югары
баллар җыйган 3 катнашучы «Яңа йолдыз» конкурсы финалистлары булачак.
Җиңүчене халык билгеләячәк!

13 декабрьдә халык тавыш бирүенә старт биреләчәк. Аның нәтиҗәләре «Татар
җыры» фестивалендә билгеле булачак.
19 декабрь көнне И.Шакиров исемендәге концертлар залында «Яңа йолдыз»
кабыначак! Конкурс нигезләмәсе, кагыйдәләре белән tmtv.tatar сайтында
таныша, катнашучы анкетасын шунда тутыра аласыз.
1 Май 2020
Шулай ук укыгыз