100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
Ничек үз сәламәтлегеңне кайгыртырга? Ике буын фикере
29 Сентябрь 2021

Ничек үз сәламәтлегеңне кайгыртырга? Ике буын фикере

Көз – матур, серле пейзажлар чагы гына түгел,ә “шытып” чыккан грипп, ОРВИ һәм башка вируслар котырган вакыт та. Өстәвенә, әлеге үзгәрешсез составка хәзер башка чире дә кушылды. Мондый хәтәр чакта ничек үз сәламәтлегеңне кайгыртырга, аны саклап калырга һәм иммунитетны арттырырга? Бу сорауны ике буын вәкиленә - җырчы Әлфинә Әзһәмова һәм Зарина Асылкаевага бирдек.
Зарина Асылкаева үзенең яшь организмына ышанып, грипптан баллы сөтле чәй ярдәмендә арына. “Сөтле чәй – татар кешесенә рәхәтлек кенә түгел, шифа да бирә. Чирли башласам, шул ысулны кулланам һәм икенче көнгә инде бераз җиңелрәк була” дип белдерде ул. Җырчы чәенә бал салып кына туктамый, ә прополис төнәтмәсен дә эчә. Кыскасы, Зарина бал корты өчен җан ата.

Җырчы Әлфинә апа Әзһәмова исә  грипп, ОРВИ белән капма-каршы күрешмәс өчен, җылы киенергә тырыша. “Юка киенсәң, миндә ютәл башлана. Шуңа җылы кием кию – минем өчен бик мөһим. Ләкин хәзер калын свитер киеп кенә чирдән котылып булмый. Шуңа мин халык күп йөргән урыннарга бармыйм, катгый дистанция саклыйм һәм чит кешеләрне якын китертмим” дип белдерде ул.

Һәркемнең саклану, иммунитетны арттыру ысуллары төрле. Иң мөһиме - сәламәт булыйк, дуслар!
29 Сентябрь 2021
Шулай ук укыгыз