100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
Бәхеттә-ШАШЛЫКТА
13 Апрель 2022

Бәхеттә-ШАШЛЫКТА

1 май – ул яллар, бакча, шашлык пешерү һәм Татар Радиосы! Бу аерылмас тандем синең бакчаңа килә! Татар Радиосының 20 еллык концерты уңаеннан “Бәхеттә, шашлыкта” дип аталган махсус проектта катнаш һәм без сиңа кунакка киләчәкбез.
.
Татар Радиосы җиңүченең бакчасын җыештырачак, аның белән эфирга чыгачак һәм шашлык белән сыйлыячак. Ух, бу шәп бәйгедә ничек катнашырга соң?

Шартлар:
1.    Безнең “ВКонтакте” төркемебезнең “Сообщения” бүлегенә бакчагызның адресын һәм фотоларын юллагыз. Игътибар! Бакчагыз Казаннан 20 чакрым ераклыктан артмаска тиеш.
2.    Шул гаризага “Ни өчен “Татар Радиосы” минем бакчама килергә тиеш?” дигән сорауга җавап бирегез.

“Бәхеттә, шашлыкта” бәйгесенең 5 финалисты “Татар Радиосы 20 ел” концертына билет белән бүләкләнеләчәк. Ә җиңүче... мангалларын әзерли торсын!
Катнашыгыз дуслар! Гаризаларны “Вконтакте” төркемебездә көтеп калабыз
13 Апрель 2022
Шулай ук укыгыз