100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист

"Барс Медиа" концертлар белән тугры тамашачысын куандырырга ашыга! Татар җырлары, танылган артистлар, искитмәле сәхнә куелышы - болар барысы да сезне "Барс Медиа" концертлары кысаларында көтәчәк!

23 нче концерт сезоны ачылышы - татар һәм башкорт эстрадасы артистларының җыелма концерты 2022 нче елның концертлар чылбырын ачып җибәрәчәк. Казанлылар өч сәгатьлек концертта 20 дән артык артист чыгыш ясаячак. Яңа концерт сезонында күпләр яартып тыңлаган артистлар халыкка үз талантының яңа чикләрен ачуны дәвам итәчәк.

"Барс Медиа" концерт оештыру мәйданнарын Казан шәһәре белән генә чикләми, ә республикабызның калган шәһәрләрендә дә концертлар оештыру ягын карый. Бу юлы да Татарстанның иң музыкаль шәһәрләрен - Яр Чаллы һәм Әлмәт - көзге концерт туры оештыру өчен сайлады. Танылган артистлар бер сәхнәдә зур моң ташкыны белән көзне башалп җибәрәчәк.