100.5 FM Казань
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист

Tatar Radiosi - 20 ел буе эфирда бары тик татар телендәге җырларны яңгыраткан станция 2022 елның 26 маенда үзенең юбилеен бәйрәм итә. 20 ел эчендә - миллионлаган тыңлаучылар эфирда һәм онлайнда, йөзләгән концертлар, дистәләгән мең иң яхшы татар җырлары!

Барлыкка килүеннән бирле Tatar Radiosi радиостанцияләре челтәре яңа исемнәр генә ачарга түгел, ә ретро йолдызларын онытмаска омтылды. Ул үзенең тыңлаучысында музыкага мәхәббәт, үз мәдәниятең өчен горурлык хисе тудырырга, татар җырлары дөньясында дөрес юнәлеш бирергә тырышты.

26 майда татар радиотапшырулары өчен әһәмиятле вакыйга кысаларында Tatar Radiosi резидентлары һәм чакырылган кунаклар юбилей концертында «Татнефть Арена» да чыгыш ясаячак, музыкаль елны якты финал аккорды белән тәмамлыйячак.