100.5 FM Казань
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Назад
27.07.2018

Зур Концерт! Яр Чаллы

«Татар радиосы» туган көне татарлар арасында инде күптән зур бәйрәмгә әйләнде. Тыңлаучыларыбыз өчен һәр туган көнебез ул – оригиналь концептуальле ивент, ул – көчле энергетикалы концерт, ул – кызыклы чаралар һәм сыйфатлы бүләкләр!
9 август "Татар радиосы"ның туган көне һәм Яр Чаллы шәһәре көне уңаеннан тыңлаучыларны Җиңү паркында "Зур концерт" көтәчәк! Җәйнең иң популяр хитлары, иң чибәр кызлары, иң текә егетләре! Концертка “Зур” сүзе болай гына кереп кысылмаган – искә алсак, 2017 еллның 24 августында “Зур концерт” вакытында Казанда Горкий-Әмәт урман-паркында рекорд куела – 20 000 артык кеше концерт карарга килә! Яр Чаллы да артта калмый! Быел без шәһәр көне уңаеннан “Татар радиосы”ның “Зур концерты”нда туган кабатланмас энергетикасы белән барлык Яр Чаллыны тупларга әзер! Җәйнең соңгы көннәрен бергә уздырыйк!

a85711ff-50c3-451f-8d0c-91ffae63a8a8.jpg

27.07.2018
Читайте также: