100.5 FM Казань
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Назад
30.11.2017

"XVIII Татар Җыры"на багышланган мәтбугат конференциясе узды

Күптән түгел “Миражда” 18-нче халык-ара “Татар җыры” эстрада фестиваленә багышланган матбугат очрашуы узды. Фестиваль елдагыча «Пирамида» концертлар залында 16-нчы декабрьда узачак. Татар эстрадасында иң масштаблы проектны оештыручы татар медиа группасы Барс-медиа, Татар радиосы радиостанцияләр челтәре белән ТатМузТВ телеканалы белән берлектә эстрада елының нәтиҗәсен чыгарачаклар.
“Татар радиосы” радиостанцияләр челтәре директоры Динә Гәрәева сүзе буенча татар телен өйрәнү, аны пропагандалау кебек сораулар шактый зур кызыксыну уяткан вакытта мондый фестивальне зур дәрәҗәдә оештыру бик мөһим. “Буген «Татар Җыры» прокты - һәр яктан да кызыктыргыч бренд.Ә иң куандырганы ул 18 ел дәвамында Туган телдә! Без үзебезнең халыкка рус эстрадасыннан калышмый торган татарча шоу күрсәтә алабыз. Гомүмән, бу шоуны зур горурлык белән башка милләт халкына да тәкъдим итәрлек дип уйлыйм” – дип сөйләде Динә Гәрәева.
D1X_3261.jpg
Фестивальнең режиссеры Максим Скалозубов сүзе буенча быел фестивальнең төп идеясе аның 18 яшьлеге белән бәйләнгән. “18 яшь ул үзенә бер төрле “перезагрузка”, яңарту. Шуңа күрә быел тамашачыларны яңа идеяләр, кызыклы номерлар һәм күз явын алырлык шоу көтә. “Татар җырына” 18 – барысы да яңадан башлана! Бу көнне без янәдән кешеләргә тормышның төп кыйммәтләре хакында искә төшереп үтергә телибез: ул, әлбәттә, мәхәббәт, гаилә, дуслык” – дип комментарияләр бирде Максим Геннадьевич.
D1X_3312.jpg
Фестивальнең сценаристы һәм алып баручысы Гөлназ Сәфәрова халыкны “уятып җибәрергә” теләве турында әйтте. Аның фикеренче кеше бик тиз яхшы әйбергә ияләшә. “Әйе, затлы , кыйммәтле сәхнә, уйланылган номерлар, зур экраннар. Ә эмоцияләр? Хәтерлисезме, моннан 5-6 ел элек узган “Татар Җырларын”?! Тамашачы икенче төрле көтә иде, икенче төрле кабул итә иде! Быел без “Барысы да яңадан башлана” дидек! Без быел шул самими эмоцияләрне кире кайтарыр өчен тырышачакбыз, сезне бик күп яңа борылышлар, шаккатулар, гадилек көтәчәк. Әзер булыгыз!” – диде Гөлназ.
D1X_3338.jpg
Фестивальнең стилисты Алинә Бәдретдинова лауретларга нинди принцип буенча кием сайлавы турында сөйләп узды. Шулай ук иң кыйммәтле күлмәкнең бәйсен ачыклады: 600 000 сум.

ТатМузТВ телеканалының баш мөхәррире Лилия Кадыйрова фестивальне эксклюзив шартларда безнең каналда туры эфирда күрергә мөмкин булачагын әйтте. Шулай ук татар медиа группасы Барс медиага республикабызның президенты Рөстәм Миңнеханов килеп китүеннән соң телеканалда нинди үзгәрешләр көтергә кирәклеген сөйләп узды. “Телеканалны иҗади яктан гына түгел, техник яктан да камил итәргә тырышабыз. 1 сентябрдән FULL HD форматтагы трансляция (вещаниеда) эшлибез. Президент килеп киткәннән соң, югары сыйфатлы видео контент җитештерү теләге безне тагын да ныграк “яндыра” башлады! Чөнки моңарчы зур хыял булган проектлар, нәкъ менә Президентыбыз теләктәшлеге ярдәмендә реализацияләнү этаба чыга башлады. Бүген исә, “ТатМузТВ” каналы Фестивальнең видео-бизәлеше өчен җавап бирә. Ышанычларны акларбыз дип уйлыйм” – дип сөйләде популяр музыкалль телеканалның баш мөхәррире.
D1X_3236.jpg
Быел фестиваль барышында 25 лауреат билгеләнәчәк. Номинантлар арасында Ильмира Нәгыймова белән Ришат Төхвәтуллин да бар иде. Ильмира Нәгыймова үзенең фестивальдәге беренче чыгышын искә алды. “Беренче тапкыр “Татар җыры” сәхнәсендә мин 2012 елда чыгыш ясадым. Билгеле фестиваль тамашачыларны гына түгел без, җырчыларны да, һәрчак шаккатырып тора. Миңа оештыручылар син тимераякта шуып җырлаячаксың дигәч, мин шок хәлендә калдым. “Татар җыры” сәхнәсенә беренче тапкыр чыгу болай да дулкынландыргыч, ә җырлый-җырлый тимераякта шуу икеләтә җаваплык тәлап итә. Ул дулкынлануымны бүгенгедәй хәтерлим» - дип уртаклашты җырчы.

Белүебезчә “Татар җыры” сәхнәдә елның иң популяр артистларын җыячак. Билгеле әлеге артистлар арасында Ришат Төхвәтуллин да бар. Аның фикере буенча “Татар җыры” – ул безнең телне, безнең җырны, моңны саклап калучы фестиваль. “Күпләр безнең эстрада чит ил эстрадасыннан артта кала диләр. Ләкин бер чит ил эстрадасы артисты тиешле дәрәҗәдә татар җырларын башкара алмый” – диде популяр җырчы.
D1X_3432.jpg
Фестивальдә беренче тапкыр катнашучы Ришат Төхвәтуллин журналистларда аеруча зур кызыксыну уятты. Ни өчен җырчы элек фестивальдә катнашмавы турында “Барс-медиа” татар медиа группасының рәисе Марат Гәрәев үз комментарийләрен бирде. “Татар эстрадасында Ришат Төхвәтуллин дигән йолдыз кабынуга, без аны “Татар җырында” күергә теләк белдердек. Әмма аның продуссерлары белән уртак тел таба алмау сәбәпле, Ришат озак еллар фестивальдә чыгыш ясый алмады. Мона, билгеле, “Татар җыры” тамашачысы сизми калмады” – диде татар музыкаль индустриянең монополисты.

Конференциядә фестивальнең бюджеты да ачыкланды: ул үзгәрешсез – 12 миллион. Оештырулар моның хакта сөйләргә яратмый, чөнки аларның фикере буенча татар җырын, татар телен һәм милләтен саклап калу өчен бу гына бәя аз.


Фотоматериал: @intertat.tatar
30.11.2017
Читайте также: