100.5 FM Казань
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Назад
14.07.2017

"Татар радиосы" Сәләттә

Биләрдә бу көннәрдә VI Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумы уза. Форумның генераль медиапартнерлары буларак "Татар радиосы" сезне Биләрнең бер көне буенча кечкенә генә виртуаль сәяхәткә чакыра!

2017нче елның 13 июль көне Сәләт өчен вакыйгаларга бай булды. Шул вакыйгалар арасында иң мөһиме, беренчедән, "Татар радиосы"ның яшь сәлкәшләр өчен мастер-класс уздыруы һәм Татарстан республикасының Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның Форумга килүе.

Мастер-класс резидентлары булып "Татар радиосы"ның баш мөхәррире Айваз Садыров һәм программалар продюсеры Алмаз Гыйлметдинов чыгыш ясадылар. Тема: "Уңыш сере".
Традицион рәвештә Айваз чыгышын юмористик рәвештә ачып җибәрде һәм сүзен шундый иркен форматта дәвам итте. Әлбәттә, яшь сәлкәшләр өчен консерватив лекцияләргә караганда мондый ачык әңгәмә күпкә кызыклырак булды. Алмаз да күбрәк аудитория белән интерактив аша аралашты. Дөрес, яңа буыннар информацияне күбрәк икеяклый диалог аша сеңдереп алалар. 
20170713-IMG_0629.jpg
Мастер-класс тезисын ачыклаганда егетләр бер уртак фикер җиткерделәр: иң төп уңыш сере – тырышлык һәм кечкенә максатлар куеп зур уңышларга ирешү.

Нәкъ яшь "иҗат адептлары" белән аралашкан вакытта Айваз белән Алмаз янына республикабызның Президенты Рөстәм Нургали улы да килеп тукталды.

IMG_0632.JPG

Рөстәм Нургали улын "Татар радиосы" мастер-классы аеруча күңелле итеп үтүе дә кызыксындырган, ахырысы. Президент хәтта туган көнебездә - 21 октябрьдә – "Җанлы концерт"ыбызда кунак булырга мөмкин дип өметләндерде. Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы, димәк, сезне кунагыбыз амплуасында күрербез дип ышанабыз!

IMG_3108.JPG

Ә без әле һаман да Биләрдә, Сәләт форумында ачык студиябездә эшебезне дәвам итәбез! Һәр көнне 17:00 сәгатьтән 18:00га кадәр безнең Форум территориясеннән чыгышларыбызны тыңлагыз. Яхшы кәеф бездән башлана!

14.07.2017
Читайте также: