100.5 FM Казань
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Назад
03.05.2017

Татар эстрада артистлары 1 майны ничек каршы алган?

1 май - Хезмәт көне, озак кыштан соң көтеп алган яллар! Безнең халыкта бу көнне авылга, бакчага кайтып, шашлык пешереп бәйрәм итү гадәткә кергән. Йолдызлар кичә ничек ял иткән? Көнгә нәтиҗә ясыйбыз.


Альбина Апанаева:
Гаилә белән өйдә генә, табигатькә чыкмадык. Әле күңелле мәшәкатьләр белән йөрибез, иртәгә кызымның туган көне, шуңа кибетләрдә бүләкләр алып йөрибез. Быел шашлыкка чыкмадык әле.

Айгөл Бариева:
Өйдә генә гаилә белән уздырабыз. Табигатькә чыкмадык. Бу бәйрәм кечкенә вакыттан бик истәлекле булып калган. Әти театрда эшләгән вакытта демонстрацияләргә чыга идек. Качалов театры яныннан, шарлар тотып, траспарантлар белән Бауман урамы буйлап җәяүләп, Ирек мәйданына кадәр, без балалар әтиләрнең җилкәләренә утырып, “Ура” кычкырып бара идек. Аннан кич белән гаилә дуслары белән җыелышып бакчага бара торган идек. Хәзер андый демонстрацияләр юк бит, башка рухта үтә. Элек ул киләчәккә ниндидер өмет биреп, рухны, кәефне күтәрә торган чара буларак уза иде шулай истә калган.

Рәфинә Ганиуллина:
Аккош күленә пикникка бардык. Күршеләр, дуслар белән табигатьтә, шашлык исләре чыгарып кайттык. Быел торба дип аталган яңа төрле ризык пешердек. Ул Башкортстан якларында киң таралган, тавык ите, бәрәңге, яшелчәләр белән белән учакта пешерелә, учак исе сеңеп пешкән рагу кебек була. Менә шундый яңа ризык пешереп сыйлады быел ирем. Иртәгә, Алла бирса, традиция буенча Арчага кайтабыз, анда зиратларны карап, каберләрне җыештырып киләбез, Кырлайга да кереп чыгабыз, Алла бирса.


Иркә:
Мин авылда балалар белән, бакчада эшлибез. Кичә Иске Ибрайда концертым булды. Бүген Казанга кайтып китәбез Алла бирса. Шулар инде, башка яңалыкларым юк.


Салават Миңнеханов:
Без гастрольләрдә. Май бәйрәмнәре шулай үтә. 30 апрельдә әтиемнең туган көне иде, хәзер ул инде мәрхүм. 30 апрель, 1 май безнең гаилә бәйрәмнәре инде ул. Шулай да 28 апрельдә Азнакайда, әни, туганнар янында булып килдек.

Ландыш Нигъмәтҗанова:
Без инде апрель ахырыннан ук авылда, бәйрәмнәр эш белән бик күңелле үтә. Әлбәттә, шашлык һәм мунчасыз булмый.

Алсу Фазлыева:
Май бәйрәмнәрендә авылда, әти-әниләр янында. Бүген минем якта, иртәгә Азатның туган ягына кайтабыз.  Күп кенә эшләр эшләдек, бәрәнгеләр араладык, тирә- якны чистарттык, өй юдык, балалар белән дәрес әзерләдек. Быел шашлык пешерергә җитешмәдек, ул безгә әлләни тансык түгел инде, көн саен ашыйбыз дисәң дә була. Ике як әти-әниләргә дә кайтып өлгерергә кирәк. Шулай үтә май бәйрәмнәре.

Раяз Фасыйхов:
Кичә авылга кайттык. Бертуганнар, аларның балалары белән җыелыштык. Эшләр эшләп, җыештырып килдек, өй юдылар бездә, шунда ярдәмләшеп йөрдек. Бүген Казанда. Үзебездә күршеләр белән җыелып утырабыз, Аллага шөкер, алар белән бик дус яшибез. Шашлык пешереп алырга иде. Минем хатыным Люция шашлыкны бик тәмле мариновать итә, кибетнекенән күпкә тәмлерәк була.  Җиңел генә итеп ясый инде ул аны, мин белеп тә бетермим. Итнең бәяләре дә яхшы, очсыз түгел, ләкин аңа гына жәл түгел, көн дә ашамыйсың бит аны. Һава торышлары шундый яхшы. Быел яз ялындырып кына килде бит. Шушы җылыга сөенеп, материаль якка гына кайтып калмыйча, күңел өчен дуслар белән җыелып, туганнарны барлап, аралышып яшәргә кирәк. Бәйрәмнәр шулай үтә инде. Балыкка да барып килергә планда бар, иртәгә балаларны мәктәпкә озаткач, балыкка чыгып керермен дип торам. Безнең концерт сезоннары бетте, хәзер альбом эшлибез. Федераль Сабантуйда катнашып кайтасы бар. Әлегә шулар, калганын күз күрер.

Рифат Зарипов:
Башка елларда авылда каршылый идек. Быел Уфадан дуслар килде. Аларның гаиләсе белән Казанны карап йөрибез. Үзебез дә шаккатык Казанны күреп, шундый матур икән! Шашлык пешерегә ярамый бит хәзер, вертолетлар белән карап йөриләр, кайда пешерәсең аны? Штраф сугалар, закон бозмыйбыз инде. Шуңа күрә кич берәр кафега барып кына  бер-ике шампур шашлык ашап кайтырбыз.


Рөстәм Закиров: 
Бәйрәмнәрне бөтен гаилә белән авылда эш эшләп үткәрәбез. Бакчада эшләп, урамнарны чистартып,  зиратка барып, каберләрне җыештырып кайттык. Печән җирләрен тырмалыйсы бар, әле парникка кыяр утырттык. Кичкә Казанга юл тотабыз, Алла бирса. Гадәттә, май бәйрәмнәре шулай эш белән үтә инде.
 
Булат Бәйрәмов:
Май бәйрәмнәрен гаилә белән Төркиядә уздырабыз. Төркиядә кызган шашлык ашап, шулай үткәрәбез.
 

Гөлсирин Абдуллина:
Без Шыгырданда әле, Чувашия якларында. Азат Абитовның гастрольләре белән. Иртәгә ял, аннан тагын концертлар. Бәлки, авылга да кайтып килергә җитешеп булыр, башта концертны үздырып җибрергә кирәк, аннан күз күрер инде.
 
Лилия Гыйматдинова:
Иремнең туган ягында Балтач районында булдык, бүген Казанга килдек. Авылда ялы да, эше дә, шашлыклары да булды. Шашлыкны, әлбәттә, үзебез мариновать итәбез. Төрле рецептлар сынап карарга яратам, интернеттан алып төрлечә эшлибез.
 
Илназ Бах:
Беренче майны гаилә белән генә каршыладык, үзебезнең бакчада булдык. Беренче май шашлыксыз булмый, ул традиция инде. Үзебез ясап тормыйбыз инде, кибеттән генә алабыз, хәзер төрлесеннән бар бит, ниндие кирәк. Бәйрәмнәр шулайрак үтте. 
 
Эльвира Хамматова:
Башка еллардан аермалы буларак, быел шашлыклар да булмады, табигатькә дә чыкмадык, авылга да кайтып булмады. Ел саен Балык Бистәсенә кайтып, йомырка җыю бәйрәмендә катнаша идек, балалар, бик кечкенәләре булса,  әниләре белән өйдән-өйгә кереп йомырка җыялар. Минем улым быел үзе генә авылда, дәү әнисе белән йомырка җыйганнар. Ә мин үзем Казанда дустым, җырчы Диләрә Илалетдинова белән паркта йөреп үткәрәбез беренче май бәйрәмен, иртәгә концерт, Алла бирса .

Эльмира Сөләйманова:
Узган ел дача алган идек, шунда каршылыйбыз. Башка елларда беренче майда гел концертлар туры килә иде, быел беренче тапкыр май бәйрәмендә ял итәм. Бакчаны җыештырып, өй юып, шашлыклар пешереп уздырабыз. Әлбәттә инде, шашлыкны төрлечә мариновать итәбез, уксус белән дә, майонез белән дә, тавыктан да, дуңгыз итеннән дә ясыйбыз. Бакчада эш белән, ял белән уза бәйрәмнәр.


03.05.2017
Читайте также: