Президент визиты
Президентыбызны беренчеләрдән булып "Татар радиосы" радиостанцияләр челтәре җитәкчесе Динә Гәрәева һәм баш мөхәррире Айваз Садыров каршы алдылар. Офисыбызга кереп килү белән Рөстәм Нургали улы командабыз белән дә танышты. Шулай ук Президент "Татар радиосы"нда яңа традиция барлыкка килүенә чын мәгънәсендә "кул куйды".
Шулай итеп "Татар радиосы"ның студиясендә Рөстәм Миңнеханов "автографы" барлыкка килде.
Яңа студиябез дә Рөстәм Нургали улына бик тә ошады. Хәтта туры эфирда, яхшы кәеф дулкыннарында Президентыбыз халыкка сәламнәр җиткерде.
Гомумән, Президентның "Татар радиосы" белән танышу көне позитив эмоцияләр генә алып килде. Чыннан да, яхшы кәеф безнең аерылмас юлдашыбыз.
Очрашуыбыз ахырында командабыз Рөстәм Нургали улына свитшот бүләк итте. Президент бу хакта инстаграм битенә пост та чыгарды.
Рөстәм Нургали улына визит өчен зур рәхмәт әйтәбез. Соңгы очрашуыбыз түгел, тагын да кунакка килерсез дип өметләнәбез.