Назад
17.03.2017
Халидә Бигичева сәхнәдән китәргә җыена
Җырчы сәламәтлегенә зарлана.
“Яңа программа өстендә эшлим, җырларым да күп. Ләкин киләсе гастрольләр соңгысы булыр дип уйлыйм. Аны саубуллашу туры дип атармын”, ди җырчы. Хәлидә ханым җиң сызганып, көн-төн эшләп булмас дип белдерә: “Кан басымым бик борчый”, диде ул. Ләкин шулай да җырчы сәхнәдән бөтенләй китәргә ашыкмый. Саубуллашу турыннан соң, үзен кызыксындырган проектларда гына катнашырга уйлый.
17.03.2017
Читайте также: