100.5 FM Казань
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Назад
Гүзәл Уразова: «Илдар мине танымады»
28.05.2018

Гүзәл Уразова: «Илдар мине танымады»

Бу көннәрдә мәктәпләрдә соңгы кыңгыраулар чыңлады. Барлык чыгарылыш сыйныф укучыларын тәбрик итәбез һәм ак юллар телибез!
Бәйрәм уңаеннан, эстрада йолдызлары инстаграмнарында мәктәп белән бәйле кызыклы фотоларын урнаштыра. Мәсәлән, Гүзәл Уразова мәктәп формасында сирень чәчәге тотып төшкән фотосурәт элгән һәм кыска вакыт эчендә элеге фото дистә мең лайк җыйган.
- Əти-әни Бардага кайтып килгәннәр иде, сандыкта истәлек булып сакланган күлмәкне алар алып килде. Мәктәп формасына 25 ел! Əле дә сыйганына шаккаттым. Җиңнәре генә бераз кыскарган. Иң кызыгы: күлмәкне кидем дә, фотограф кыз белән урамга фотога төшәргә чыгып киттек. Без үз эшебез белән мәшгүль булганда, Илдар балалар бакчачыннан балалар белән кайтып килә иде. Ерактан мине күргән дә: «Ничек матур итеп киенгән укучы! Бигрәк яшь, 9нчыны гына тәмамлагандыр», - дип уйлаган. Фотограф кызны гына таныгач кына туктады. Югыйсә, шулай җилдереп үтеп китә иде. Мәктәп формасы менә ничек яшәртә икән. Илдар мине танымаганга аннары бик озак көлдек.

Гүзәл Уразова Инстаграмындагы язмасы:

«Мәктәптәге соңгы кыңгырау бәйрәме кичәгедәй хәтердә. Мәктәп бусагасын атлап чыгып, әти-әни кочагыннан аерылып, зур тормышка тәүге адымнар ясаган көн... Соңгы кыңгырауда классташлар белән бер буйга тезелеп, мәктәп белән саубуллашып, һәрберебез үз уйлары хыяллары, планнары белән басып тора идек... Мин журналист булмакчы идем, дус кызым хокук белгече булам диде... Дус сыйныф идек без. Безне бер нәрсә дә аера алмас иде кебек. Язмыш җилләре безне төрле якка чәчте. Уйламаганнан кемдер Себердә, кем бөтенләй чит илдә, ә кемдер шулай ук районда калды. Бик сагындым сезне, классташларым... Бер генә көнгә булса да 8 класска кайтып килергә иде дә... Эх!»
28.05.2018
Читайте также: