100.5 FM Казань
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Назад
Җанлы концерт
21.09.2018

Җанлы концерт

Халыкара “Татар  Җыры” эстрада фестивален  һәм “TMTV” телевизион премияләрен тапшыру тантанасын оештыручылар тәкъдим итә:
“Татар Радиосы” концерты ул – ел саен зурлап үткәрелә торган масштаблы чараларның берсе. Татар җырларын яратучылар өчен  онытылмаслык бәйрәм, популяр артистларның чыгышларын карап, радионың “алтын хитларын” тыңлап кайту мөмкинлеге. Еллар белән сыналган җырлар инструменталь яңгырашта кабатланмас мөһит барлыкка китерә.
“Татар Радиосы” тыңлаучыларының яраткан артистлары үзләренең иң яхшы хитларын, сезгә таныш җырларны  башкарачак: Зәйнәп Фәрхетдинов, Elvin Grey, Филүс Каһиров, Әнвәр Нургалиев, Элмира Сөләйманова, Рамил Галимҗанов, Иркә, Ландыш, , Илдар Әхмәтов, Салават –Гүзәлем, Айгөл Рәхимова, Радик Яруллин- Айрат Сафин, Чәчкә, Рамил Айметдинов, Артур –Марат, Гүзәлия –Хәким, Алсу-Азат Фазлыевлар, Вадим Заһаров, Асаф Валеев, Айдар Галимов, Чулпан Йосыпова, Рифат Зарипов, Илсия Бәдретдинова, Илшат Хамадиев, Элмира Кәлимуллина һәм башкалар – “Пирамида” сәхнәсендә чыгыш ясыячак.
Гала-концертның алып баручылары ролендә сез  Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова , “Татар Радиосы” алып баручылары - Айваз Садыйров һәм Рамил Шәрәфиев.
27 октябрь көнне сәг.17.00 “Пирамида” күңел ачу үзәгендә очрашырбыз
21.09.2018
Читайте также: