100.5 FM Казань
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Назад
“ЗөЛәйЛә” төркеме таркалырмы?
21.01.2019

“ЗөЛәйЛә” төркеме таркалырмы?

Быел “ЗөЛәйЛә” төркеменең оешуына - 20 ел. Төркемнең киләчәге бармы?
Бу сорауга төркемнең солисты Ләйсән Мәхмүтова җавап бирде. “Киләчәктә, “ЗөЛәйЛә” таркалган очракта да (ә бу без – солистларның – уртак фикере булачак), төркемне яңарту, яңа җырчылар эзләү белән шөгыльләнмәячәкбез. кызлар торкеме оештыру авыр. Хатын-кызлар төркеме туплап-оештырып карыйлар – таркала бара. Безгә дә жинел генә булмады”, - дигән ул “Татар радиосы”ның һәр якшәмбе көнне узучы “Менә мондый кич” тапшыруында. Ләйсән сүзләренчә, төркемне шул ук  дәрәҗәдә яшәтә алучы артистлар табу мөмкин түгел дәрәҗәдә.  Төркем исеме дә бит Зөлфия+ Ләйсән+ Ләйсән исемнәрен кушудан гыйбарәт. Әмма бу әле “ЗөЛәйЛә” якын киләчәктә таркала дигән сүз түгел, дигән Ләйсән Мәхмүтова тапшыру алып баручысы Назлыгөл Сөнгатовага.
21.01.2019
Читайте также: