100.5 FM Казань
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Назад
Зөфәр Хәйретдинов: “Популяр булу өчен, тавыш - беренче урында тормый...”
07.02.2019

Зөфәр Хәйретдинов: “Популяр булу өчен, тавыш - беренче урында тормый...”

Популяр булу өчен җырчыга ни кирәк? Танылган җырчы, композитор Зөфәр Хәйретдинов ТМТВ каналында чыгучы “Сер булып калсын” тапшыруында шул сорауга җавап бирде.

“Илһам абый Шакиров әйтмешли, җырчының интеллекты, әйтер сүзе булырга тиеш. Аң дәрәҗәсе – җырчы өчен беренче урында. Ә менә аннан соң гына – тавыш тора. Чөнки җырны тамашачыга үз интеллектың аша тапшырырга кирәк”, - ди Зөфәр абый.

Тагын, тавыш дигәндә, җырчының беркемгә дә охшамаган тембры, тавыш яңгырашы булуы шарт. Һәр җырчының да башкалардан аерып торучы, халык танырлык тавышы булырга тиеш, дигән фикерен җиткерде ул.
07.02.2019
Читайте также: