100.5 FM Казань
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Назад
01.03.2018

ӨЧЕНЧЕ «TMTV» ПРЕМИЯСЕНЕҢ ТӨП ИДЕЯСЕ БИЛГЕЛЕ

Татар музыкаль телеканалы «TMTV» премиясе быел 21 апрельдә «Пирамида» концертлар залында узачак. Елдан ел дәрәҗәсе үсә барган масштаблы тантана лаеклы рәвештә татар шоу-бизнесының иң көтелгән чараларының берсенә әверелде.

Заманча формат, грандиоз шоу, уйланылган образлар, тәэсирле тамаша һәм эстраданың бөтен каймагы! «ТMTV-2018» тантанасы быел да провокацион стиленә тугры кала. 100дән артык номинант һәм 40тан артык лауреат — җиңүчеләр исемлегендә бары хит-парад лидерлары, тамашачы мәхәббәтен чын мәгънәсендә яулаган иң популяр йолдызлар гына! Яраткан җырчыларыбызның кайсы нинди номинациядә җиңәчәге ахырга кадәр интрига булып кала.

Ә менә музыкаль чараның төп идеясеннән оештыручылар сер ясамаска булды. Өченче тапкыр үтүче тантана “Өченче биеклек» исеме астында уза. Өч! Өч! Өч! Әлеге сихри сан тамашаны башыннан ахырына кадәр озатып барачак. Хәтта сәхнә бизәлеше дә кичәнең концепциясеннән читтә калмаска тиеш.

Үзегезне татар җыр дөньясының ӨЧЕНЧЕ БИЕКЛЕГЕНДӘ хис итәсегез килә икән, 21 апрель көнне «Пирамида» концертлар залына рәхим итегез! Эстраданың иң-иңнәрен ачыклар вакыт!

01.03.2018
Читайте также: