100.5 FM Казань
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Назад
Сәләт Биләр Форумында
29.06.2018

Сәләт Биләр Форумында

29нчы июньдә Биләр җирлегендә уза торган ARTS BILER FORUMда «Тренд буларак милли сәнгать» дигән темага дискуссион сессия узды. Дискуссиядә Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов; актер, кинорежиссер, хореограф Егор Дружинин; «Голос-5» проекты ярымфиналисты Ксения Коробкова; Татарстан Республикасының атказанган артисты? «Голос» проекты финалисты Эльмира Кәлимуллина; композитор, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты, әгъзасы Эльмир Низамов катнашты.
"Татар радиосы"ның баш мөхәррире Айваз Садыров очрашуның модераторы ролендә булды.
Шулай ук әле Назлыгөл Сөнгатова да үз миссиясен "Татар радиосы"ның Биләрдәге мобиль радиостанциясендә үти – белгәнегезчә, "Татар радиосы" инде традицион рәвештә "Сәләт" Форумының Генераль медиапартнеры.
Безне тыңлагыз, кушылыгыз, кызыклы яңалыклар һәм күңелле атмосфера белән сезнең белән дә бүлешәбез, дуслар!
29.06.2018
Читайте также: