100.5 FM Казань
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Назад
Салават Миннеханов белән Гүзәлемгә бәби алып кайтырга “Фатиха” сүрәсе ярдәм иткән?
24.01.2019

Салават Миннеханов белән Гүзәлемгә бәби алып кайтырга “Фатиха” сүрәсе ярдәм иткән?

“Гүзәлемнең авырлы булуын бик озак вакыт яшереп йөрдек. Күз тидерүдән курыктык. Бу безнең  бик озак вакыт көтеп алынган бала булды”, - дип сөйләде Салават Миннеханов ТатМузТВ каналында чыгучы “Сер булып калсын” тапшыруында.

“Тормыш корып, бергә яши башлаган беренче көннән үк бала теләдек без. Тик Аллаһы Тәгалә бирмичә торды”, ди җырчы.
Бервакыт Салават Тимергали хәзрәт белән бу турыда киңәшләшкәч, ул яшьләргә үз киңәшен биргән. “ 41 көн дәвамында (әмма аңа кадәр тулысынча дин юлында булырга тиеш сез) иртәнге намаздан соң 40 тапкыр Фатиха сурәсен укыйсыз һәм дога кыласыз. Доганы Аллаһыга, бала әнисеннән күкрәк сөте  сораган кебек, ялварып багышларга кирәк”, дигән хәзрәт.

“Без эшләдек. 41 көн үтте – Гүзәлем балага узды. Аллаһы Тәгалә догаларыбызны ишетте”, - дип сөенеп, гаилә шатлыгы белән бүлеште Салават Миннеханов.
24.01.2019
Читайте также: