100.5 FM Казань
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Назад
27.07.2018

Җәйге ачык студия

«Татар радиосы» туган көне татарлар арасында инде күптән зур бәйрәмгә әйләнде. Тыңлаучыларыбыз өчен һәр туган көнебез ул – оригиналь концептуальле ивент, ул – көчле энергетикалы концерт, ул – кызыклы чаралар һәм сыйфатлы бүләкләр!

2018 ачык.jpg


Быел августта “Татар радиосы” кабат ачык һавага чыга. 20-23 август, Горкий-Әмәт урман-паркында "Җәйге ачык студия" старт алачак. Һәр парк кунагы радио ничек итеп эшләгәнне үз күзе белән күрәчәк! Һәр кич, 17 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр Горкий-Әмәт урман-паркында һәм, әлбәттә, 100.5fm ешлыгында тыңлаучыларыбыз яратып тыңлаган "Хәерле иртә, Австралия" алып баручылары Айваз Садыров, Айсылу Лерон сезне яхшы кәеф белән тупландырачаклар! Дөньядагы соңгы яңалыклар, кызыклы комментарийлар һәм һәр тыңлаучыбыз белән әлемтәгә керү, интерактив конкурслар, кызыклы бүләкләр – болар барысы да Горкий-Әмәт урман-паркында урнашкан “Җәйге ачык студия”дә!
“Татар радиосы”ның тыңлаучылары, әлбәттә, безнең былтыргы “Ачык студия” проектын да хәтерли. Һәр кич студиябезгә кунакка бер эстрада йолдызы “төшә” иде! Быел без уникаль “тәмләткеч” кертергә булдык – һәр кич “Ачык студия”дә чын акустик концертлар узачак! Live чыгышларны үз күзегез белән килеп карагаз!
Әмма “Тәмләткеч”тән “десерт”ка күчик! 23 август - "Татар радиосы"ның туган көнендә – тыңлаучыларны "Зур концерт" көтәчәк! Җәйнең иң популяр хитлары, иң чибәр кызлары, иң текә егетләре! Концертка “Зур” сүзе болай гына кереп кысылмаган – искә алсак, 2017 еллның 24 августында “Зур концерт” вакытында Горкий-Әмәт урман-паркында рекорд куела – 20 000 артык кеше концерт карарга килә! Быел без бергә бу вакыйганы артта калдырып яңа рекорд куерга әзер. Җәйнең соңгы көннәрен бергә уздырыйк!

"Зур концертның генераль партнеры – "Kukmara" металл савыт-саба заводы;
генераль элемтә партнеры – "ТАТТЕЛЕКОМ" Ачык Акционерлык Җәмгыяте;
автопартнеры – "Nissan" автомобильләренең рәсми дилеры "КАН АВТО" компанияләр төркеме.
Мәгълүмати партнерлар: "Кураж" һәм "Сөембикә" журналлары, "Интертат" – татар халкының электрон газетасы; "Матбугат", "Выбирай" сайтлары; "Ватаным Татарстан", "Шәһри Казан", "Вечерняя Казань" газеталары; ВГТРК ГТРК Татарстан.

23-08-18 тр изм с лого.jpg

27.07.2018
Читайте также: