100.5 FM Казань
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Назад
Татарстанга көчле салкыннар килә
21.01.2019

Татарстанга көчле салкыннар килә

Скандинавиядән салкын арктик һава килгәнлектән, республикада һава торышы үзгәрәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе кисәтә.
Алдагы төндә Татарстан Республикасы территориясендә һава торышын салкын атмосфера фронты, ә иртәгә көндез төньяк атлантик циклонның тыл өлеше билгеләячәк. Көндез вакыты белән, төнлә бераз кар явуы көтелә. Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә термометр баганалары -17, ә аязган вакытта -20 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -10...-15 градуска кадәр булачак. Соңрак, 23 һәм 24 гыйнварда, Татарстанда салкыннар көчәячәк. Төнлә һәм иртән термометр баганалары 26га кадәр, ә аязган вакытта 31 градуска кадәр төшәчәк. 23нче гыйнварда һава температурасы -16...-21 градуска кадәр, 24 гыйнварда көндез -12...-17градус тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта 24 гыйнварда атмосфера фронты үткән вакытта урыны белән кар явачак. Иртән һәм көндез бераз буран һәм җилнең тизлеге секундына 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Атна ахырында һәм ял көннәрендә Татарстанда бик салкын һава торышы сакланачак.
21.01.2019
Читайте также: