100.5 FM Казань
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Назад
Хәмдүнә апа: “Гайбәтчеләргә рәхмәтлемен”
04.02.2019

Хәмдүнә апа: “Гайбәтчеләргә рәхмәтлемен”

“Гомерем буе гайбәтчеләргә рәхмәтле мин. Нинди генә сүз сөйләсәләр дә, алар миңа карата халыкта кызыксыну уятты”, - дип сөйләде Хәмдүнә апа Тимергалиева TMTV каналында чыгучы “Сер булып калсын” тапшыруында.

Гайбәтчеләр начар дип сөйли торды, ә минем белән аралашкан кеше минем чынлыкта нинди икәнне үзе күрде, ди ул. “Илһам абый Шакиров та һәрвакыт әйтә килде: “Яхшы сүз сөйләсәләр дә, начар сүз сөйләсәләр дә – сөен. Сөйлиләр икән, димәк син яшисең, синең кирәгең бар. Кирәксез кеше турында сөйләмиләр!” диде”.

Күңеленә иң авыр кабул ителгән гайбәт турында да әйтте җырчы.
“Яшь вакыт. Казанга килгән чак. Шунда минем дәрәҗәмне төшерер өчен мине Уфада баласын детдомга калдырып килгән дип сөйләделәр. Ул чакта егет кулын да тотып карамаган хәлдә булып, андый сүзләр ишетү авыр булды инде...”

“Әмма! Сөйлисе килгән кеше хәзер дә сөйләсен! Мине яшәтә генә алар!” - ди Татарстанның халык артисты Хәмдүнә апа.
04.02.2019
Читайте также: