100.5 FM Казань
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Назад
Хәмдүнә апа: “Гомерем буе шул кешене генә яраттым!”
06.02.2019

Хәмдүнә апа: “Гомерем буе шул кешене генә яраттым!”

"Казанга килгәч, беренче мәхәббәтем Буа егете булды. Ул минем беренче ир кешем дә, яраткан кешем дә булды. Әмма без аның белән бергә була алмадык”, дип сөйләде Хәмдүнә апа ТМТВда чыгучы “Сер булып калсын” тапшыруында.

Ни өчен бергә була алмадыгыз, дигән сорауга җырчыбыз болай диде:
“Миңа кияүгә чыксаң, сәхнәдән китәсең, җырламыйсың  диде. Ә мин сәхнәне, җырларга бик яраттым!”.

“Гомерем буе шул кешене генә яраттым, бер дә оныта алмадым. Ул үзе өйләнде, гаиләсе дә булды. Әмма мин аңа хисләремне беркайчан да белгертмәдем”, дип күңелен чиште Хәмдүнә апа.

“Йөрәгемдәге иң авыр хис гомерем буе мине шулай юллап килде”.
06.02.2019
Читайте также: