100.5 FM Казань
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Назад
Азат Фазлыев: Халыктан җыелган акчаларны авыру балаларга таратырга булдык!
14.02.2019

Азат Фазлыев: Халыктан җыелган акчаларны авыру балаларга таратырга булдык!

Әле кайчан гына Интернетта Азат Фазлыевның әнисенә ярдәм кирәклеге турындагы язмалар чыкты. Артистлар, ярдәм итү йөзеннән, төрле хәйрия концертлары да уздырды. Тапшыруларда да Азат белән Алсуның да эшләгән барлык акчаларын, хәтта булган әйберләрен сатып. әнисенә дәвалануга тотулары турында әйтелде...

Ә кичә Азат халыктан барлык җыелган акчаны авыру балаларга бирәчәге турында үз Инстаграмында язып чыкты.

“Бу адымга мин бик озак килдем. Кешедән җыйган акчаларның авыру балаларга ярдәме тисен, дидем”, дип яза Азат. “Әле бит акча җыю гына түгел, Аллаһы Тәгалә алдында алар өчен җавап та тотасы бар. Әлеге акчаларда өлеше булган һәркемгә Ходай савабын бирсен, эшләгән игелекләрегез меңе белән әйләнеп кайтсын!” – җырчының әлеге сүзләре тетрәндерми калмый!

Азат, Әниегезнең тизрәк терелүен, гаиләгезгә бары уңышлар гына телибез!
14.02.2019
Читайте также: