"Татар Җыры" туган якка мәхәббәт җыры булып яңгырап узды!

1.jpg

2.jpg

3.jpg

4.jpg

5.jpg

6.jpg

7.jpg

8.jpg

Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында бүген татар эстрадасы тормышында ел дәвамында көтеп алына торган җыр бәйрәме – XVI Халыкара “Татар җыры” эстрада фестивале гөрләп узды.
Быелгы тантананың идеясе аның девизында ук ачык чагыла иде: “Кая гына булсаң да, күңелеңдә туган як җыры”. Туган җиргә, туган якка, туган йортка мәхәббәт - кеше күңелендәге иң саф, шул ук вакытта иң көчле хисләрнең берсе. Һәм иң мөһиме бу - һәркайсыбызга таныш, һәркемгә аңлашылган, һәммәбезне берләштерүче хис тә. Быелгы “Татар җыры” фестивален оештыручылар әлеге теманы сайлап һич кенә дә ялгышмаган. Туган як турында җырлар, ул җырларга куелган махсус биюләр, ут бизәлеше, җырга төшерелгән клиплар һәм үзенчәлекле видеорәт залда аерым бер җылы атмосфера тудырды. Фестивальнең һәрвакыттагыча аншлаг белән үтүен әйтеп торасы да юктыр. Тамаша залы тулы! Тантанага килүчеләр арасында танылган шәхесләр, мәдәният хезмәткәрләре, спортчылар, сәясәтчеләр, шул исәптән ТР президент аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров та бар.
“Татар Җыры” тантанасын “Сагындым авылымны” җыры белән Мәскәүдә яшәп иҗат итүче яшь башкаручы Айрат Сафин ачып җибәрде. Ир-атлар арасында “Иң яхшы альбом” номинациясендә җиңү яулаган Айратның бу икенче “Алтын барс”ы. Фестиваль сәхнәсендә дебютантлар да юк түгел. Әлеге дәрәҗәле музыкаль чараның лауреатлары булу бәхетенә беренче тапкыр ирешкән җырчылар арасында быел: Филүс Каһиров, Илшат Сафин, Чәчкә, Лилия Гыйматдинова, Радик Юлъякшин, Гүзәлия һәм Ринас Әхмәтов бар иде. Барлыгы 25 номинация буенча лауреатлар билгеләнде. Һәрбер чыгыш оригинальлеге белән аерылып торуын да искәртмичә мөмкин түгел. Кайберләре аеруча тәэсирле, эмоциональ булды. Ришат Фазлыйәхмәтовның “Яшәтәсе иде әнкәйләрне” җыры һәм бу җырга дип тәкъдим ителгән махсус видео мөгаен залда утырган һәр тамашачының күңеленә үтеп кергәндер. Әниләргә багышланган бу чыгыш берәүне дә битараф калдырмады. Үзенчәлекле номерлар арасына “Татар радиосы”ның махсус бүләгенә ия булган Гөлназ Солтанова һәм аның кызы Амелиянең чыгышын да кертеп була. Моңа кадәр “Татар Җыры” сәхнәсендә әниле-кызлы җырлаучылар юк иде әле. Тагын бер истә калырлык номерларның берсе Хәния Фәрхи чыгышы белән бәйле. “Баламның балалары” җыры яңгыраган вакытта тамашачылар игътибарына Габдулла Тукайның шәҗәрәсе тәкъдим ителде. Сүз уңаеннан, “Татар Җыры” фестивален оештыручылар бу номерны әзерләгәндә “Татар радиосы” тыңлаучыларына мөрәҗәгать итеп, махсус сораштыру да үткәргән иде. “Тантана вакытында кайсы бөек шәхеснең шәҗәрәсен күрергә теләр идегез?” дигән сорауга күпчелек нәкъ менә бөек шагыйребез Габдулла Тукайны сайлаган булган. Әлеге шәҗәренең фестивальне тагы да бизәп җибәрүе турында әйтеп торасы да юк. Ә “Халык мәхәббәте” номинациясендә лауреат исеменә лаек булган Хәния Фәрхидән башка “Татар Җыры” тантанасын гомумән күз алдына да китереп булмый. Җырчыны Казанда урнашкан “Капитоль” мех һәм күн салоны исеменнән узып киткән юбилее белән тәбрикләп, затлы бүләк тә тапшырдылар. “Алтын барс” сыннарын тапшыручылар арасында Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев, ТР мәдәният министры Айрат Сибгатуллин, ТРның РФдәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин да бар иде.
“Иң яхшы видеоклип”, “Иң популяр җырчы”, “Халык мәхәббәте”, “Иң популяр җыр”... Фестивальдә ел да кабатланып килүче, традицион номинацияләр шактый, шулай да техника һәм интернет үсешен исәпкә алып “ТатарҖыры” фестивалендә яңа номинация дә булдырылган – “Itunes һәм Google Playда иң күп кулланылган җыр”. Бу номинациядә “Балаларым” җыры белән Гүзәл Уразова җиңеп чыкты. Гүзәл коллекциясендә бу инде 13нче “Алтын барс”. Ләкин уналтынчы тапкыр үткәрелүче фестивальнең рекордсмены булып әлегәчә Салават кала. Быел “Туган якка сәяхәт” җыры белән ул “Халык мәхәббәте” номинациясендә җиңү яулап, 17нче “Алтын барс” сынына ия булды.
Елның иң яхшы җырларын барлап, иң популяр җырчыларын сайлаучы “Татар Җыры” фестивале былтыргы кебек үк быел да барлык лауреатлар башкаруында “Мин яратам сине, Татарстан” җыры белән тәмамланды. Туган ягыбызның матурлыгына, байлыгына мәдхия җырлаган, үзе үк бер зур туган як җырына әверелгән XVI Халыкара “Татар Җыры” эстрада фестивалендә әлеге җыр бигрәк тә урынлы яңгырады.

Возврат к списку