100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
24 Август 2018

Зур Концерт! Казан!

23 август – “Татар радиосы”ның туган көне уңаеннан – Казанның Горки-Әмәт урман-паркында “Зур концерт” узды. Концертка килгән тамашачылар чын мәгънәдә Бәйрәмгә эләктеләр. Горки-Әмәт урман-паркы кунаклары татар эстрадасының популяр җырчылары башкаруындагы җәйге хитларны лайв форматында да ишетә алдылар. «Зур концерт» программасы кысаларында паркта чын лоторея узды. Ачык һава, эстрада йолдызлары, уникаль интерактив ярышлар һәм, әлбәттә, шәп бүләкләр – 23 август кичендә бу барысы да “Зур концерт” сүзтезмәсенә әверелде.
052_IMG_8916.jpg

“Зур Концерт”та күп кенә танылган татар эстрадасы артистлары катнаштылар. Традицион рәвештә концертны “Татар радиосы” диджейлары, танылган алып баручылар дуэты Айваз Садыров һәм Гөлназ Сәфәрова ачып җибәрделәр. Һәрвакыттагыча бу дуэт тамашаның “сулышы” ролен башкарды. Бер-берсеннән матур җырларны сулышын кысып тыңлаган тамашачылар, алып баручылар чыгуы белән, шаяруларына бирелеп, көндәлек тормыш проблемаларыннан ерак киттеләр.

131_IMG_9278.jpg

Концерт “йолдызлыгы”нда Иркә, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Ришат Фазлыйәхмәтов һәм Хәмдүнә Тимергалиева кебек танылган җырчылар чыгыш ясадылар. Һәр артист үзенең иң популяр, халык яратып тыңлаган җырларын бүләк итте. Концерт карарга килгән кунаклар да, җырчыларны җылы каршы алып, чыгышлар дәвамында аларга кушылып, кабатланмас татар җыр-бию атмосферасына бирелделәр.

247_IMG_9648.jpg

Җырчылар чыгышларыннан кала, казанлылар, әлбәттә, "Татар радиосы"ның махсус әзерләнгән уен-ярышларда катнашты. Интерактив уеннарда катнашу нәтиҗәсендә, тамашачыга партнерлар һәм спонсорлар тарафыннан шәп бүләкләр тапшырылды: “Кукмара” метал савыт-саба заводыннан кәстрүлләр, «BBQ» (БиБиКью) бургердан комбонаборга сертификатлар, “Летай” мобиль операторыннан сертификатлар, “Глобус” кибетләр челтәреннән сертификат һәм сувенирлар, “Росбанк”тан брендланган термокружка, “Сады” хәләл кафесыннан сертификатлар. Иң кыйммәтле һәм оригиналь призларның берсе - "Бәкер" шифаһанәсе ярдәме белән уйнатылды. Уен махсус лотерея форматында узды. Нәтиҗәдә җиңүчегә “Бәкер” шифаһанәсенә юллама тапшырылды.

197_IMG_9481.jpg

23 август Горки-Әмәт урман-паркы кунаклары өчен бу җәйнең иң күңелле кичләренең берсе булып истә калды. Парк кунаклары сүзләре буенча мондый тамаша булуы шәһәр өчен бик мөһим. “Татар радиосы”ның “Зур концерт”ы Казанда инде икенче тапкыр уза, һәм шәһәрнең традицион бәйрәменә әверелә бара. Тамашачылар концерт дәвамында туган җылы энергетиканы әле озакка суздырырга тырышачаклар дигән фикер белдерделәр һәм “Татар радиосы”на үз рәхмәтләрен белдерделәр. “Татар радиосы” алда да казанлыларны сөендерергә тырышачак дип вәгъдә итте. Мондый ике яклы аралашу нәтиҗәсендә киләчәктә Казанны тагын да зур һәм сыйфатлы тамашалар көтәчәк дип ышанабыз.

160_IMG_9370.jpg
24 Август 2018
Шулай ук укыгыз