100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
10 Август 2018

Яр Чаллыда "Татар радиосы"ның "Зур концерты" үтте

9 август – “Татар радиосы”ның туган көне уңаеннан – Яр Чаллының Җиңү паркында  “Зур концерт” узды. Концертка килгән тамашачылар чын мәгънәдә Бәйрәмгә эләктеләр. Җиңү паркы кунаклары татар эстрадасының популяр җырчылары башкаруындагы җәйге хитларны лайв форматында да ишетә алдылар. Өч сәгатьлек «Зур концерт» программасы кысаларында паркта чын лоторея узды. Ачык һава, эстрада йолдызлары, уникаль интерактив ярышлар, шәп бүләкләр һәм, әлбәттә, ачык Яр Чаллы халкы – 9 август кичендә бу барысы да “Зур концерт” сүзтезмәсенә әверелде.

DK0A1310.JPG

  “Зур Концерт”та күп кенә танылган татар эстрадасы артистлары катнаштылар. Традицион рәвештә концертны “Татар радиосы” диджейлары, танылган алып баручылар дуэты Айваз Садыров һәм Гөлназ Сәфәрова ачып җибәрделәр. Һәрвакыттагыча бу дуэт тамашаның “сулышы” ролен башкарды. Бер-берсеннән матур җырларны сулышын кысып тыңлаган тамашачылар, алып баручылар чыгуы белән, шаяруларына бирелеп, көндәлек тормыш проблемаларыннан ерак киттеләр.

DK0A1466.JPG

Концерт “йолдызлыгы”нда Иркә, Ильмира Нәгыймова, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Эльмира Сөләйманова, Рамил Галимҗанов һәм Хәмдүнә Тимергалиева кебек танылган җырчылар чыгыш ясадылар. Һәр артист үзенең иң популяр, халык яратып тыңлаган җырларын бүләк итте. Концерт карарга килгән кунаклар да, җырчыларны җылы каршы алып, чыгышлар дәвамында аларга кушылып, кабатланмас татар җыр-бию атмосферасына бирелделәр.

DK0A1474.JPG

Җырчылар чыгышларыннан кала чаллы халкы әлбәттә "Татар радиосы"ның махсус әзерләнгән уен-ярышларда катнашты. Интерактив уеннарда катнашу нәтиҗәсендә, тамашачыга партнерлар һәм спонсорлар тарафыннан шәп бүләкләр тапшырылды: “Агат” заманча сатып алулар үзәгеннән азык-төлек җыелмасы кәрҗиннәре, “Внебопарк” батут үзәгеннән сертификатлар, “КамКОМБанк”тан сувенирлар. Иң кыйммәтле һәм оригиналь призларның берсе - "Күзкәй" ягулык станцияләре ярдәме белән уйнатылды. Уен махсус лотерея форматында узды. Нәтиҗәдә җиңүче 100 л бензинга баеды.

DK0A1411.JPG

9 август Яр Чаллы шәһәре өчен бу җәйнең иң күңелле кичләренең берсе булып истә калды. Җиңү паркы кунаклары сүзләре буенча мондый тамаша булуы шәһәр өчен бик мөһим. “Татар радиосы”ның “Зур концерт”ы Яр Чаллыда беренче тапкыр узуына карамастан, киләчәктә шәһәрнең традицион бәйрәменә әверелүенә әзер. Тамашачылар концерт дәвамында туган җылы энергетиканы әле озакка суздырырга тырышачаклар дигән фикер белдерделәр һәм “Татар радиосы”на үз рәхмәтләрен белдерделәр. “Татар радиосы” алда да чаллы халкын сөендерергә тырышачак дип вәгъдә итте. Мондый ике яклы аралашу нәтиҗәсендә киләчәктә Яр Чаллыны тагын да зур һәм сыйфатлы тамашалар көтәчәк дип ышанабыз.

DK0A1367.JPG

10 Август 2018
Шулай ук укыгыз