100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
18 Декабрь 2017

XVIII "Татар Җыры"

«Пирамида» күңел ачу үзәгендә, елның иң кɵтелгән музыкаль вакыйгасы – XVIII «Татар җыры» халыкара эстрада фестивале узды. Меңләгән тамашачы уникаль шоу шаһите булды һәм бɵтенлэй башка, яңа «Татар җыры» белән танышты. Фестивальнең башыннан ахырына кадәр барган узгәрешләрне һәркем тойгандыр: яңа бизәлеш, яңа музыкаль борылышлар, яңа тɵсләр. 18 ящен «Татар җыры» бɵтенебез күреп ияләнгән ал тɵсмерләрдә түгел, ә затлы зɵбәрҗәт тɵсенә «киенеп» каршы алды.

Традиция буенча,  фестиваль Республикабызның иң күренекле һәм танылган шәхесләрен бергә җыйды. Церемониянең тɵп кунагы – Татарстан Республикасы президенты – Рɵстәм Нургалиевич Миннеханов һәм аның тормыш иптәше Гѳлсинә Мѳнир кызы булды. Тантаның мәртәбәле кунаклары арасында шулай ук мәдәният министры Айрат Сибагатуллинны, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт инспекциясе идарәсе җитәкчесе Рифкать Миннехановны күрергә мɵмкин иде. Җыр бәйрәме белән котлап, Президентыбыз исеменнән сәхнәгә зур чәчәк бәйләме алып чыктылар. 

IMG_1817.jpg

Инде 5 ел рәттән «Татар җыры»ның алып баручылары ролендә «Татар радиосы» радиостанцияләр челтәренең баш мɵхәррире Айваз Садыров һәм Татарстанның атказанган артисткасы  Гɵлназ Сәфәрова чыгыш ясады. Быел исә Г.Камал театрының әйдәп баручы артисты Искәндәр Хәйруллин алып баручылар дуэтын триога әйләндерде. Υткен телле алып баручылар тамашачыга бер генә минут та боегырга ирек бирмәде, җырчыларга «Алтын барс» сыннары белән бергә шактый гына юмористик «комплиментлар» да ɵләште алар.

IMG_2504.jpg

Тантана 4 дистәдән артык биюче катнашындагы масштаблы чыгыштан башланды. Фестивальдә беренче булып җырлау бәхетенә исә Татарстанның Атказанган артисты Гүзәл Уразова белән Башкортстанның Атказанган артисты Радик Юлъякшин иреште. Әлеге үзенчәлекле дуэт бɵтен хит-парадларның ɵске баскычларын яулаган «Гүзәл & Матур» җырын башкарды. «Бик каушадык, үз концертыбызда чыгыш ясау җиңелрәк тоелды,» - дип хисләре белән бүлеште Гүзәл Уразова.  Радик Юлъякшин исә: «Киләчәктә әле тагын дуэт булачак, Алла бирса,» - дип ышандырды.

IMG_1905.jpg

«Татар җыры – 2017» лауреатларны 24 номинациядә бүләкләде. Барыбызга да яхшы таныш булган «Халыкчан җырчы», «Яшьләр проекты», «Елның иң популяр җыры», «Иң яхшы дуэт», «Тамашачы мәхәббәте», «Иң яхшы танцеваль проект», «Хит-парадлар лидеры», «Иң яхшы эстрада-җыр театры», «Ел җырчысы» номинацияләре белән бер рәттән, яңа номинацияләр дә тәкъдим ителде. «Уникаль артист» номинациясенә Рифат Зарипов лаек дип табылды. Ә кыю, туры сүзле Илсɵя Бәдретдинова «Υзенчәлекле проект» номинациясендә җинү яулады.

Татар сәхнәсенең сандугачлары Филүс Каһиров («Кабатланмас тавыш») белән Ришат Тɵхвәтуллинның («Υзенчәлекле моң») чыгышын тамашачы аеруча җылы каршы алды. Егетләрнең җырлавын зал суламыйча да тыңлады. Филүснең а-капелло җырлавы исә церемониягә аерым бер ямь ɵстәде.

NAL_1216.jpg

«Татар җыры»н эстрадабызның асыл ташлары – Зәйнәп Фәрхетдинова, Айдар Галимовсыз күз алдына китерергә мɵмкин түгел. Фестивальнең фундаментын тәшкил итүче әлеге җырчыларыбызның чыгышлары һәрчактагыча тамаша залы бик яратып кабул итте.  Заман белән бергә атлаучы легендар Хәмдунә Тимергалиева быел «Халык мәхәббәте» номинациясендә җиңү яулады. Даими рәвештә үзенең влогларын тɵшерүче, яшьләр «тел»ендә иркен аралашучы җырчыбыз киләсе елга «Яшьләр проекты» номинациясендә җинуче дип табылса, беркем дә шаккатмас кебек.

Быелгы тантана «Татар җыры» тарихына шуның белән дә кереп калды:  Салават Фәтхетдинов бүләкләнүчеләр рәтеннән бүләкләүчеләр рәтенә күчте. Эстрадабызның мэтры кулыннан истәлекле «Алтын барс» сынын алу бәхетенә Иркә һәм Филүс Каһиров иреште. «Татар эстрадасында җырчылар һәм җырлаучылар бар. Филүс Каһировны бер дә шикләнмичә җырчы дияргә мѳмкин,» - дип ассызыклады Татарстанның халык артисты Салават.

NAL_1070.jpg

«Алтын барс» премиясен тапшыру церемониясендә яңгыраучы җырлар күңелгә рухи азык булса, сәхнәгә чыгучы артистларның образлары күзне иркәли. Елдан ел җырчыларыбыз тамашачыны берсеннән-берсе оригиналь һәм зәвыклы күлмәк-костюмнар белән шаккаттыра. Фестивальдә «Иң стильле җырчы» дигән номинация булса, бу исем ɵчен Ландыш, Салават Миннеханов белән Гүзәлем, Илсѳя Бәдретдинова, Азалия Зиннәт, Радик Юлъякшин кɵч сынашыр иде мɵгаен. Әлеге җырчыларның образлары Голливуд йолдызларыныкыннан бер дә ким булмады. «Без һәрбер костюмны уникаль һәм кабатланмас итәргә тырыштык. Әлбәттә, фестивальнең концепциясе һәм режиссер фикере дә исәпкә алынды,» - дип белдерде церемониянең стилисты Алинә Бәдретдинова.

18 нче «Татар җыры»нын тагын бер үзенчәлеге: фестивальдә татар эстрадасының легендалалары  Әлфия Афзалова белән Хәния Фәрхине искә алдылар. Мәшһүр артистларыбызны аудиоязмада ишетеп, сәхнәдәге экраннарда күреп булды. 

CK1A5737.jpg

CK1A5741.jpg

Җыр бәйрәмен фестивальгә килүчеләр генә түгел, ә татар җанлы милләттәшләребез зәнгәр экраннар аша туры эфирда күзәтү бәхетенә иреште.ТМТВ каналы инде 6 нчы тапкыр яраткан тамашачысына әнә шундый мɵмкинлек бүләк итте. Моннан тыш республикабызның иң ерак почмакларында яшәүче татарлар мәшһүр тантананы http://tmtv-online.ru/ сайты аша он-лайн карый алды.

«Татар җыры»ның сәхнәсендә буйдан буйга киң экраннар урнаштырылган. Бу экраннар җырчыларның чыгышларын тагын да үтемлерәк итәргә, тамашычы ɵчен аерым бер могҗизалы мɵхит тудырырга ярдәм итте.

NAL_1244.jpg

Фестивальнең финалы шулай ук үзгә  булды. Тантананың беренче ɵлешен «Елның иң популяр җырчысы» Элвин Грей йомгакласа, соңгы ноктаны күпләрнең яраткан җырчысы, автор-башкаручы Фирдүс Тямаев куйды. Тамашачыга ул «Рәхмәтлемен Раббыма» һәм «Санаулы дуслар» жырларын бүләк итте.

CK1A5870.jpg

Менә шулай, үзгәреп, яңарып, әмма һәрчактагыча югары дәрәҗәдә «Татар җыры» тагын бер эстрада елына нәтиҗә ясады. Әйтергә кирәк, нинди генә яңарышлар кичерсә дә, «Татар җыры»ның максаты үзгәрешсез кала: татар сәнгатен үстерү, татар җырын данлыклау, татар телен пропагандалау.

«Татар җыры – 2017» халыкара эстрада фестивале лауреатлары:

1. Ләйсән Гимаева “Кил яныма” - Хит-парадлар лидеры

2. Айгөл Рәхимова “Сәбәбен тап” – Ел ачышы

3. Ришат Фазлыйәхмәтов “Көткәнсеңдер, әткәй” – Халыкчан җырчы, ир-ат җырчылар арасында

4. Лилия Хәйруллина “Ышандырма, сөю” – Яшьләр проекты

5. Илназ Баһ “Ярый әле син бар, туганым” – Елның иң популяр җыры, ир-ат җырчылар арасында

6. Салават Миңнеханов – Гүзәлем “Ай-яй-яй” - Иң яхшы дуэт

7. Рифат Зарипов “Үземнеке бөтенләйгә” - Универсаль артист

8. Ильмира Нәгыймова “Әткәемнең бәләкәй кызы” - Тамашачы мәхәббәте, хатын-кыз җырчылар арасында

9. Рафаэль Латыйпов “Гомер үтсә дә” - Тамашачы мәхәббәте, ир-ат җырчылар арасында

10. Ландыш Нигъмәтҗанова “Яндырма” - Иң яхшы танцеваль проект

11. Рамил Галимҗанов – Эльмира Сөләйманова “Сөям диген миңа” - Хит-парадлар лидеры

12. Илсөя Бәдретдинова “Торып бас” - Үзенчәлекле проект

13. Гүзәл Әхмәдиева “Китәм димә” – Яна исем

14. Elvin Grey “Роза”, “Уфтанма” - Елның иң популяр җырчысы

15. Рөстәм Закиров “Яшеннәр сызган юл” - Халык мәхәббәте, ир-ат җырчылар арасында

16. Азалия Зиннәт “Мәхәббәт юлында” - Иң яхшы лирик җыр

17. Ришат Төхвәтуллин “Зәңгәр күзләр” - Үзенчәлекле моң

18. Иркә “Сыналган мәхәббәтем” - Елның иң популяр җыры. хатын-кыз җырчылар арасында

19. Филүс Каһиров “Шул карашың” - Кабатланмас тавыш

20. Хәмдүнә Тимергалиева “Хыянәт” - Халык мәхәббәте, хатын-кыз җырчылар арасында

21. Айдар Галимов “Май кояшы”, “Син булганда” - “TATAR RADIOSI”ның махсус бүләге

22. Гүзәл Уразова “Килче, килче”, “Онытмагыз безне” - Халыкчан җырчы, хатын-кыз җырчылар арасында

23. Фирдүс Тямаев “Рәхмәтле мин Раббыма”, “Санаулы дуслар” - Иң яхшы эстрада-җыр театры

24.   Зәйнәб Фәрхетдинова “Мин сине сөйгәнмен күптәннән” - “ТатМузТВ” каналының махсус бүләге


Фотографияләр өчен һәрвакыттагыча Марат Хафизовка рәхмәтләребезне белдерәбез!

18 Декабрь 2017
Шулай ук укыгыз