100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
Венера Ганиева: Мине башта әлеге уку йортына алмадылар, “икеле” куйдылар
6 Февраль 2018

Венера Ганиева: Мине башта әлеге уку йортына алмадылар, “икеле” куйдылар

Венера Ганиева мәктәпне тәмамлагач, музыка училищесына укырга кергән. Журналистның: "Нәрсәсе белән истә калды?" диюенә болай дип сөйли:
"Училищеда укуы авыр булды, чөнки мин татар мәктәбен тәмамлап килгән идем. Философия, тарих кебек фәннәр русча, ә мин татарча фикер йөртәм. Менә шунда Тукай теле белән Пушкин теле бик каты бәрелештеләр инде (көлә). Тырыша торгач, училищены кызыл дипломга тәмамладым бит! - дип сөйләгән җырчы Акчарлакка.
Аннан консерваториягә укырга кердем. Анда да киртәләр булды. Мине башта әлеге уку йортына алмадылар, тагын шул “икеле”не куйдылар. Ләкин документларны кире алырга килгәч, минем бәхеткә коридорда Нәҗип Җиһановны очраттым. Ул укытучыларны җыеп, мине укырга алырга кушты. Нәҗип абый җырлавымны имтиханда ишеткән булган. 5 курска күчкәч, мине театрга стажерлар труппасына алдылар. Кайбер студентларны консерватория тәмамлагач та алмыйлар, ә мине 5 курска күчүгә чакырдылар.

Материал матбугат.ру чыганагыннан алынды
6 Февраль 2018
Шулай ук укыгыз