100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
 ТМТV премияләрен тапшыру тантанасына багышланган матбугат-конференциясе узды
22 Март 2017

ТМТV премияләрен тапшыру тантанасына багышланган матбугат-конференциясе узды

Бүген, 22 март көнне Корстон сәүдә һәм күңел ачу үзәгендә ТМТV премияләрен тапшыру тантанасына багышланган матбугат-конференциясе узды.
Узган ел ТМТV премиясен үз күзләре белән күргән тамашачылар мондый проектның татар шоу-бизнесында булганы юк икәнен белдерде. Быелны ТМТV нәрсә белән шаккатырыр? Бу хакта премия тапшыру тантанасын оештыручылар журналистларга җавап бирде.


«TMTV - 5 ел иң яхшысын саклап»



“Быел да ТМТV премияләрен тапшыру тантанасы 15:00 сәгатьтә артистларның кызыл келәмнән узуы белән башланып китәчәк. 17:00-да “Пирамида”да, озак көттергән тамаша, үзе старт алачак. Биш ел дәвамында ТМТV телеканалы татар эстрадасының сыйфатлы клипларын трансляцияләүче, тамашачыларын яңадан-яңа җырлар, сыйфатлы тапшырулар белән сөендерүче телеканал. ТМТV эфирга чыккан көннән алып моңлы җырларны, татар эстрадасының тарихын саклап килә, моңа өстәп яңа экспериментлардан курыкмыйча, алга бара. Шуңа күрә быелгы Премия «TMTV - 5 ел иң яхшысын саклап» девизы астында үтәчәк”, – дип белдерде Барс-медиа Татар медиа-группа вәкиле, Татар-радиосы радиостанцияләр челтәре директоры Динә Гәрәева.


100-дән артык артист, 40 номинация


Премиядә артистларның ни рәвешле һәм нинди номинацияләрдә тәкъдим ителүен ТМТV каналының баш мөхәррире Лилия Кадыйрова сөйләде. “100-дән артык артист 40 номинациядә көч сынашачак. “Ел артисты”, “Иң яхшы җыр”, “Иң яхшы клип” кебек классик номинацияләр белән беррәттән “Эпотаж җырчы”, “Яхшы блоггер”, “Иң яхшы рингтон”, “Itunes һәм Google Play платформаларында сатылучы җыр” кебек заманча номнацияләр дә булачак. Моннан тыш “Татар сәнгатенә зур өлеш керткән өчен” оештыручылар эстраданың олпат җырчысы Флүрә Сөләйманованы да бүләкләргә тели. Шулай ук 15-нче апрельда “Пирамида” концертлар залында ТМТV телеканалының гимны һәм клибы тәкъдим ителәчәк.”

Карагыз безгә – без шул кадәр төрле

Җыр сәнгатенең иң яхшы классик үрнәкләрен кабул итеп, үзе дә шул юнәлештә эшләүче Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров әлеге тантанада үзен жанрлар төрлелеге аеруча да сөендерүен билгеләп үтте. “Карагыз әле безгә – без шул кадәр төрле. Ләкин ТМТV телеканалы һәм премиясе безне берләштереп тора. Әлеге премия бүгенге көндә татар эстрада сәнгате нинди булуын бик яхшы күрсәтә, ТМТV премияләрен тапшыру тантанасында һәр кем күңеле теләгән җырны ишетә алачак”, – дип белдерде ул.

Татар җырын тыңлыйлар


Гастрольләр туры белән җир шарының татарлар яшәгән төрле почмакларында булып кайткан Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова: “Кая гына барсак та ТМТV телеканалын беләләр һәм яраталар”, – дип белдерде. “Ул үзенең эшчәнлеге белән татар җырының үсешенә зур йогынты ясый”.

“Мин һәрчак “движуха” ягында!”

Җырчы Elvin Grey да татар һәм башкорт телләрен җырлары аша популярлаштырырга теләвен белдерде. “Кызганычка каршы, мин күп тапкыр яшьләрнең туган телендә аралашырга кыенсынуын күргәнем бар. Машинада бөтен көченә туган телендә җыр яңгыраткан яшьләр кызганычка каршы сиәк күренеш. Чит ил музыкасын алар тыңларга оялмыйлар. Ә мин, исә, аларның машинасының ачык тәрәзәсеннән туган телләрендә яңгыраган җыр ишетәсем килә. Һәм алар моның өчен оялырга тиеш түгел”. Шулай ук ул ТМТV телеканалы белән ничек танышуын да сөйләп китте. “Ел ярым элек мин “Топ-клип” тапшыруына клибымны алып килдем. Һәм менә нәкъ шул клип белән ТМТV премиясен дә оттым. Кыскасы, “Пришел, увидел, победил!” – дип елмайды җырчы. Бу мизгелдә “Топ-клип” тапшыруының алып баручысы Айрат Ильясов җанланып китеп: “Кыскасы, синең мега-популяр булуың минем тапшырудан башланып китте” – дип шаяртты.
“ТМТV белән хезмәттәшлегем ел ярым гына барса да, без инде бер гаилә булып өлгердек. Бу телеканал миңа үзенең үсешкә омтылуы белән ошый. Алар урында тормыйлар. Алар алга омтылалар. Ә мин һәрчак “движуха” ягында!” – дип тәмамлады җырчы сүзләрен.



ТМТV телеканалының иң яхшы алып баручысы кем?



Быел “ТМТV телеканалының иң яхшы алып баручысы” дигән номинация дә булдырылды. Әлеге номинациядә катнашмавы җырчы Иркәне шактый борчуы ачыкланды. Әмма җырчы ТМТV телеканалы “үзеңне яңа яктан ачыр өчен менә дигән мәйдан” булуын белдерде. Моңарчы оештыручылар да, тамашачылар да Иркәне җырчы буларак белә иде, “Шоубез” тапшыруын алып бара башлагач, күпләр аны яңа аплуада да күрә башлаганнар. Премиянең икенче көнендә үк мин Мәскәүдә узачак Татар җыры фестивален дә алып барам, дип горурланды җырчы.

Кәләшләр парады, эксклюзив чыгышлар һәм мотоцикллар


Тантананың номерларына килгәндә, былтыргы сигвейлар быел мотоциклларга, голландия бакчалары туган якның алма бакчаларына алмашачак. Эксклюзив графика, танцеваль һәм театральләштерелгән номерлар, спецэффектлар, кәләшләр парады – болар ТМТV премиясенең бер кечкенә өлеше генә.

“Акча һәрчак бөтен нәрсәне дә хәл итми”

Пресс-конферециянең ахырында “Телеканалның уңыш сере нәрсәдә дип уйлыйсыз? Һәм ТМТV премиясе күп акча китерүче проектмы?” дигән йомгаклау соравы яңгырады. Моңа Динә Гәрәева белән Лилия Кадыйрова уртак җавап кайтардылар: “Һәрчак бөтен нәрсә акча өчен генә эшләнми. Әйе, бүгенге заманда күп сорауларны акча белән хәл итәргә мөмкин. Ләкин бөтен нәрсә дә идеядан башлана. Нәкъ менә шул идеяга ышануың сине яңа эшләргә өнди, һәм каршыңа чыккан киртәләрне җиңү юлларын табарга ярдәм итә. Татар Медиа-группасы рәисе Гәрәев Марат Мәүлүт улы сүзләрен искә алсак “Җыр – татар халкының иң еш кулланган продукты һәм нәкъ менә җыр аша татар телен саклап калырга мөмкин”. Без бу очракта аның сүзләре белән тулаем килешәбез.
Без мәҗбүри бөтен кешене татарча сөйләтә, җырлата алмыйбыз. Махсус ниндидер кануннар да кабул итү хокукыбыз юк. Без бары тик туган телдә сыйфатлы контент булдырырга тырышабыз. Үз телебездә эшләп торган радиостанция һәм яратып карый торган телеканал нәкъ менә шул телне саклау максатыннан булдырылды”.

Быелгы ТМТV премияләрен тапшыру тантанасы ничек узуын, узган елгы кебек резонанс уяту, уята алмавын вакыт күрсәтер. 15-нче апрель, Пирамида!
22 Март 2017
Шулай ук укыгыз