100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
Теләчедә Илназ Баһның "кызы" табылган!
30 Сентябрь 2019

Теләчедә Илназ Баһның "кызы" табылган!

Татар радиосында һәр якшәмбе кичке 19:00 чыгучы "Менә мондый кич" тапшыруының узган атнадагы кунагы Илназ Баһ иде. Әлеге тапшыруда ул үзе белән булган кызыклы хәл турында сөйләде. Теләчедә концерт куйган вакытта, чираттагы җырын башкарганнан соң,  сәхнәгә "әти!", - дип кычкыра-кычкыра кечкенә кыз йөгереп чыккан. Бу хәлгә Илназ аптырап калган. Баксаң, әлеге кызның әтисе Илназ Баһка бик охшаган икән. Хәтта телевизордан күрсә, "әти телевизорда!", - дип күрсәтә икән кызчык. Бу хакта Илназга әлеге кызның әнисе әйткән: "Үз атасы дип уйлый, ничек аңлатырга да белмибез үзенә", дип зарланган ул. Шулай итеп, 3 ул атасы булган герой-ата "кызлы" да булып куйган.
30 Сентябрь 2019
Шулай ук укыгыз