"Татар радиосы" Камалда!
Театр көне уңаеннан "Татар радиосы" диджейлары һәм алып баручылары Камал театрында үзләре дә перформанс күрсәттеләр - театр хезмәткәрләре урыныннарына басып тамашачыны спектакль алдыннан шаккаттырдылар! Спектакль үзе дә бит радио тормышы турында! - "Мәхәббәт FM". Театр көне һәм радио белән бәйле спектакль - бу кичтә без һәр тамашачыга позитив эмоцияләр бүләк итәргә тырыштык!
Шушы акциябез белән без барлык театрларны, театр хезмәткәрләрен һәм, әлбәттә, театр яратучыларны Бөтендөнья Театр көне белән котлыйбыз! Дусларбыз - Камал театры - бу эштә ярдәмегез өчен рәхмәт, бәйрәм белән сезне!
Шулай ук видео өчен аерым "Балмай" иҗат төркеменә рәхмәт әйтәбез! Егетләр - чын профессионаллар!
Тагын бер кат барыбызны да бәйрәм белән! Татар Театры мәңге яшәсен!