100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
Танылган режиссер, продюсер Лина Арифуллинаны Казанга кем чакырган?
30 Сентябрь 2019

Танылган режиссер, продюсер Лина Арифуллинаны Казанга кем чакырган?

Шушы көннәрдә Мәскәүдә «Во весь голос» III Халыкара музыкаль конкурсы төгәлләнде. Бәйгедә 9 илнең (Армения, Әзербайҗан, Беларусь, Казахстан, Россия, Таҗикстан, Үзбәкстан, Израиль, Алмания) вокалистлары көч сынашкан иде. Һәр ил командасының катнашучылары остазлары җитәкчелегендә үзләрен һәрьяклап күрсәтергә тырышты.
Әлеге конкурс кысаларында «Диалог культур» этнокультур лагере да эшләп алды. Төрле ил балаларын берләштерүне максат итеп куйган бу проектта яшүсмерләр шулай ук төрле остаханәләрдә белем эстәде.

«Во весь голос» конкурсын ноябрь аенда телевизион экраннарда күреп булачак.
Бу зур проектны «Дети помогают детям» хәйрия фонды һәм "LA GROUP" компаниясе белән берлектә Милләт эшләре буенча Федераль агентлыгы (ФАДН) һәм “Россотрудничество” Федераль агентлыгы оештыра. Ә бәйгенең генераль продюсеры – күпләргә “Фабрика звезд” проекты буенча яхшы таныш булган режиссер Лина Арифуллина.
Сүз уңаеннан, Лина Арифуллина бик тиздән Казанда узачак бик дәрәҗәле музыкаль чараны оештыруда да актив катнашырга теләк белдерде. Ничек уйлыйсыз, сүз кайсы проект турында бара?
30 Сентябрь 2019
Шулай ук укыгыз