100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
Регина Тимербулатова стресс кичергән
28 Апрель 2017

Регина Тимербулатова стресс кичергән

Яшь башкаручы Регина Тимербулатованың тормышы гөрли: күптән түгел “Кабатла” исемле җыентыгы дөнья күргән, клип төшереп йөри, машина таныклыгына имтиханнар тапшырган, шул арада әле диплом да язып ята. “Майда диплом яклыйсым бар, бик каты әзерләнәм,” — ди Регина.

Регинаның яңалкылары монда гына бетмәде. ТМТВ премияләре алдыннан зур стресс кичердем, ди җырчы. “Мәскәүдән күлмәк тектерер өчен махсус тукымага заказ биргән идем. Казанга җибәрәсе урынга Красноярскка киткән. ТМТВ премияләрен тапшыру тантанасына барасы күлмәгем тегелми кала дип ничек курыкканымны белсәгез,” дип сөйләде яшь башкаручы. Ләкин барысы да яхшы була. Регина яңа тукымалар алып, икенче күлмәк тектерә.
28 Апрель 2017
Шулай ук укыгыз