Кире кайту
27 Февраль 2019
Мода 2019
2019 елда табигый матурлык актуаль булып кала. Артык мейкап, өй формасындагы зур прическалардан баш тартырга кирәк. Макияж аз һәм сизелмәслек булса, чәчләрне җыярга, йә җиңелчә дулкын ясарга була. Киемнәргә килгәндә, монда киресенчә, фантазиягә урын зур.
Модада катлаулы һәм күпкатлы образлар. Бер комплектта төрле стильдәге киемнәрне катнаштырырга була. Иң мөһиме, уңайлы, иркен киемнәргә өстенлек бирергә кирәк. Бер төсләр гаммасында киенсәгез дә ялгышмассыз. Мода телендә бу образ “total look” дип атала.
Быелгы сезонда оверсайз актуаль кала. Киң, яңа гына ир-ат җилкәләреннән салдырылган сыман киемнәр алырга була.
Элек спорт киемнәрен тренировка һәм ял өчен генә сайласалар, хәзер ул көндәлек тормышка үтеп керә. Яңа коллекцияләрдә спортка зур урын бирелә. Кибетләрдә уңайлы, лампас һәм баулар белән бизәлгән, резинкалы чалбарлар, свитшот һәм комбинезоннар урын ала.
Аяк киемнәре образның мөһим өлеше. Танкетка йә кечкенә үкчәле аяк киеменә өстенлек бирегез. Быел якты төсләрдәге кроссовки, ботинкалар модада. Кибетләрдә бик еш каешлы аяк киемнәре очраячак. Нечкә, тар каешлыны да, киң, тупасны да сайларга була.
Елның төп 5 тренды
1. Плиссировка. Бу дизайн узган сезонда калды дип уйлаган идек, ә ул яңа көч белән кабаттан өскә үрмәләде. Алдагы айларда кибетләрдә плиссировкалы итәк, күлмәк хәттә блузкаларны очратып булачак.
2. Чалбарлы костюмнар. Бу комплект сезонда лидерлар урынын ала. Комплект гади, артык детальләр белән чуарланмаган булырга тиеш. Иң уңышлы вариант – кыскартылган чалбар һәм озынаеп киткән пиджак. Элегант образ тудырырга теләсәгез – билдә кысып торганын сайлагыз. Образны кроссовкалар белән тулыландырырга мөмкин.
3. Каеш. Яз, җәй айларында киемнәрдә каешлар бик күп булачак. Күлмәкләр, блузкалар, пиджаклар.. Әлеге детальне килешле итеп сайларга гына кирәк.
4. Велосипедкалар. Велосипедкаларны кичке күлмәк йә җиңел сарафан белән киергә була. Нәфислек һәм спорттан кызыклы микс барлыкка килә: бер яктан, сез үз-үзенә ышанган, актив тормыш алып баручы кеше. Икенче яктан, гүзәл, назлы хатын-кыз.
5. Эшләпә. Киң кырлы, йөзне каплап торучы баш киеме бөтен образны коткарырга, яңа сулыш бирергә сәләтле. Формасы, төсе, стиле туры килгән эшләпәне сайлау җиңел түгел. Детальне йөз формасы, гардеробтагы киемнәргә карап сайларга кирәк.
2019елгы коллекциядә җылы төсләр палитрасы урын ала. Кызыл, яшел, сары, әфлисун төсләре актуаль. Елан, шакмак һәм бөрчәк принтлы киемнәр шулай ук модада.
Автор: Назлыгөл Сөнгатова

Шулай ук укыгыз