100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
Татарстанда көчле буран фаразлана
16 Гыйнвар 2019

Татарстанда көчле буран фаразлана

Бүген һәм иртәгә синоптиклар Татарстанда көчле буран вәгъдә итә. Юлларда карт көртләре һәм бозлавык булачак. ЮХИДИ вәкилләре фикеренчә, һава торышы бозылганда юлларда аварияләр саны 25 процентка арта. Шуңа күрә, бик кирәк булмаган очракта ерак юлга чыкмаска, юл кагыйдәләрен үтәргә, игътибарлы булырга киңәш итә алар.
Бүген, көндез, шулай ук 17 гыйнварда төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә юеш кар явачак, шулай ук томан көтелә. Буран сәбәпле, күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да азрак арада булуы фаразлана. Җил тизлеге секундына 15–20 метрга, урыны белән 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
16 Гыйнвар 2019
Шулай ук укыгыз