Кире кайту
21 Гыйнвар 2019
“ЗөЛәйЛә” төркеме таркалырмы?
Быел “ЗөЛәйЛә” төркеменең оешуына - 20 ел. Төркемнең киләчәге бармы?
Бу сорауга төркемнең солисты Ләйсән Мәхмүтова җавап бирде. “Киләчәктә, “ЗөЛәйЛә” таркалган очракта да (ә бу без – солистларның – уртак фикере булачак), төркемне яңарту, яңа җырчылар эзләү белән шөгыльләнмәячәкбез. кызлар торкеме оештыру авыр. Хатын-кызлар төркеме туплап-оештырып карыйлар – таркала бара. Безгә дә жинел генә булмады”, - дигән ул “Татар радиосы”ның һәр якшәмбе көнне узучы “Менә мондый кич” тапшыруында. Ләйсән сүзләренчә, төркемне шул ук дәрәҗәдә яшәтә алучы артистлар табу мөмкин түгел дәрәҗәдә. Төркем исеме дә бит Зөлфия+ Ләйсән+ Ләйсән исемнәрен кушудан гыйбарәт. Әмма бу әле “ЗөЛәйЛә” якын киләчәктә таркала дигән сүз түгел, дигән Ләйсән Мәхмүтова тапшыру алып баручысы Назлыгөл Сөнгатовага.

Шулай ук укыгыз