100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
Ришат Төхвәтуллин: “Кара пиар”дан ерак йөрим”
22 Февраль 2019

Ришат Төхвәтуллин: “Кара пиар”дан ерак йөрим”

Ришат Төхвәтуллин башкаларга пычра атып, үз-үзенә реклама ясарга теләмәвен белдерә. “Кара пиар” – ул төптән уйланып эшләнгән бизнес проект. Кем белән бәхәсләшергә кирәклеге алдан уйланып эшләнә", - ди җырчы. Әмма “Мин авылда туып үстем, минем тәрбиям башка. Миңа андый пиар кирәкми” дигән фикердә Ришат.

“Тамашачылар санын арттыру өчен дә пычрак чәчергә кирәкми. Бары сыйфат турында уйланырга кирәк. Бернинди пиар ясамыйча, беркемне рәнҗетмичә, мыскыл итмичә дә, тамашачыларым саны елдан-ел арта гына бара”, ди Төхвәтуллин үзенең Инстаграмда куйган видеосында.


Автор: Гүзәл Зиатдинова
22 Февраль 2019
Шулай ук укыгыз