100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
Салават Миңниханов: “Ул вакытта борчылуларым күп булды..."
25 Июль 2019

Салават Миңниханов: “Ул вакытта борчылуларым күп булды..."

Салават Миңниханов белән Гүзәлем бер ел элек йорт сатып алдылар, ремонт мәшәкатьләре белән янып йөрделәр. Ремонт барышында алар төзелеш бригадасын өч тапкыр алыштырганнар. Беренче бригада бар эшне бозып кына бетергән, икенче бригада да үз эшләренең осталары булып чыкмаган. Көн-төн ремонт эшләре белән янып йөреп, Салаватның йөрәге авырта башлаган. Өстәвенә, кибеткә кергәч, бер сатучы ханым аңа “Күзләреңнән күрәм йөрәгең авыртканын, бу инсультның тәүге билгесе, моның белән шаярма”, дигән. Бу сүзләрдән бик нык куркып, Салават Миңниханов флюорография узарга киткән. Ахырда йөрәк табибы “Сәламәтлегегез белән бар да яхшы, бернинди дә авыру юк”, дип шатландырган. Һәм иң кызыгы: табибның шул сүзләреннән соң йөрәк авыртуы да туктаган.
25 Июль 2019
Шулай ук укыгыз