100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
Рәфинә Ганиуллина тормышындагы авыр мизгеле белән уртаклашты
26 Апрель 2019

Рәфинә Ганиуллина тормышындагы авыр мизгеле белән уртаклашты

“Без биш бертуган кыз, яшь араларыбыз якын, шуңа күрә олыбыз-кечебез юк диярлек. Əни безгә мәктәптән кайтышка өйдә эшлисе эшләр списогын язып куяр иде дә, үзе районга эшләр белән чыгып китәр иде. Əлбәттә, әни әйләнеп кайтканчы, без бу пунктларны ялт итеп үтәргә тиеш! Тиеш, ләкин ул көнне без телевизор карап, бер-беребезгә салынып, өйнең астын өскә китереп, вакытның узганын сизми дә калганбыз. Əни кайтты... Өй җыештырылмаган, дәресләр хәзерләнмәгән, сарыклар, кош-корт каралмаган, кыскасы, әнинең ачуы кабарды. Безгә күчтәнәчкә дип алган бананнарны сарыкларга ашатам дип чыгып китте, аннары йөгереп керде дә уклау таягын тотып безгә таба килә башлады, безгә бик оят иде, куркудан елый башладык. Əни аптырагач, тиз арада үзен кулга алып, бар ачуыннан уклау белән бусаганы төя башлады... Шул уклавы белән ялгыш кына сул як күзенә китереп тә тартты. Үзе дә үксеп еларга тотынды. Шундый авыр мизгел иде бу, гафу үтенеп әнине юатасы, кочаклыйсы килә, әмма әни бик горур!!! Без шыпырт кына ярты сәгать эчендә, бөтен эшләрне эшләп аттык, ул арада әни дә суынып өлгерде, аннары бергәләп утырып чәйләр эчтек, теге бананнарны да үзебез ашадык, дуслаштык”, - дип язган ул үзенең инстаграм челтәрендәге постында.
26 Апрель 2019
Шулай ук укыгыз